2015 елның 10 апреленә Татарстанда 611,9 мең кв. м. торак гамәлгә кертелде

2015 елның 11 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе һәм ТР буенча Хезмәт инспекциясе 2015 ел башыннан 317 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозу өчен 4 млн. 664 мең сумга 156 карар чыгарылган.  Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан РеспубликасыПремьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2015 елның беренче кварталында төзелеш өлкәсендә 13 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән берсе үлемгә китергән, 12 – авыр нәтиҗәләргә китергән. Ел башыннан 95 оешма дисциплинар җаваплыкка тартылды. 

Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, 10 апрельгә республикада 611,9 мең кв. м. торак гамәлгә кертелгән. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 18,5 мең кв. метрлык 337 фатирга 27 йорт гамәлгә кертелгән.

Бүгенге көндә арендалы торак төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 8 мең 119,8 кв. метрлык 2 йорт гамәлгә кертелгән.

Республикада 193 ветеранга 37 йорт төзелеше дәвам итә.

Ятим балалар хокукларын тәэмин итү өчен торак төзелеше турында Ирек Фәйзуллин тулырак сөйләде. Ул искәрткәнчә, 2015 елда 331 ятим баланы торак белән тәэмин итү каралган. Торак Татарстан Республикасы Президенты каршыдагы Дәүләт торак фонды аша бирелә.

Илдар Халиков әлеге программада катнашучы бөтен ведомстволарга да эшләрен активлаштыруны сорап мөрәҗәгать итте.  

27 мартка биш баладан да артык күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча 104,2 млн. сумга 37 сертификат теркәлгән.

“Парклар һәм скверлар” программасы буенча конкурс процедураларын әзерләү өчен Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсенә объектлар адреслары, мәйданнары һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслау лимиты күрсәтелгән исемлек имзаланды һәм җибәрелде. Министр сүзләренчә, исемлеккә Әтнә районыннан башка бөтен муниципаль берәмлекләр дә кертелгән, соңгысы финанслауга ризалыкны җибәрми калган. Финанслаудан башка парклар һәм скверлар программасы объектлары конкурс документларына кертелмиячәк.

Шулай ук докладлар белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов санитар-экология ике айлыгы кысаларында барысына да эшне активлаштырырга кушты. Әлеге эшкә макималь игътибар җәлеп итәргә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында нәтиҗәләрне күрсәтергә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International