ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков һәм "Үсеш һәм тышкы икътисад эшчәнлеге банкы" (Тышкыикътисадбанкы) җитәкчесе В.А. Дмитриев "Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча комплекс ААҖ "Аммоний" төзелеш мәйданчылыгына эш визиты ясадылар. Алар комплексны төзү барышы белән таныштылар һәм проектны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча республика штаб утырышында катнаштылар.
Республика штаб утырышында шулай үк ТР Президент ярдәмчесе Р.К.Сабиров, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Аляшев Ю.Л.,ААҖ «Аммоний» Директорлар советы Рәисе Р.С.Ханбикоd һәм башкалар да катнашты.
Торак төзелеше барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Агымдагы елда Татарстанда 14 яңа спорт объекты төзү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә искәртте.