ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2015 ел
җомга
Бүген ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында "Татарстан Республикасында торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме турында" Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде. 
Бүген ТР Дәүләт Советының V чакырылыш депутатларының 6 нчы утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин алып бара.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казандагы яңа “Имәнлек” станциясе белән “Җиңү проспекты” станциясен тоташтырачак “Сөембикә” тонель казу комплексын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Әлеге чарада Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин,Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрның урынбасары А.С.Әхмәтшин, “Казметрострой” ААҖ генераль директоры Марат Рәхимов һәм башкалар катнашты.

19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2014 ел өчен "Татарстан Республикасының иң уңайлы торак пункты" республика бәйгенең нәтиҗәләрен ясау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Бүген Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары - Россия Федерациясе төп дәүләт торак инспекторы А.В.Чибис видеоконференция режимында бөтенроссия селектор киңәшмәсен үткәрде.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында министрың урынбасары А.С.Әхмәтшин җитәкчлегендә эш киңәшмәсе үтте.
Төп тема - Татарстан башкаласында  Worldskills милли чемпионат үткәрү буенча бурычлар бүленеше.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының беренче урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеге башкаруга лицензия бирү турында лицензия алырга теләүчеләрнең гаризаларын карап тикшерү буенча лицензия комиссиясе утырышы узды.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Эффективлык, Казан шәһәренең торак фондына хезмәт күрсәтү "Уңайлы өй" оешманың эш нәтиҗәләре" тема буенча киңәшмә. Чараны министрның урынбасары Алексей Фролов үткәрде.
Түбән Кама шәһәре прокуратурасы тарафыннан Түбән Кама шәһәрендәге күпфатирлы йортлар белән идарәлек итүче ТМШларны тикшерү нәтиҗәләре буенча һәм йортның гомуми милегенә караучы эчке газ белән тәэмин итү челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлауга махсуслаштырылган оешмалар белән килешүләр булмау өлешендә ачыкланган бозулар нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгы карары буенча 6 ТМШ: “Гайнуллина” ТМШ, “Уңайлылык” ЯБК ТМШ, “Урман кварталы” ТМШ, “Хыял” ТМШ, “Навигатор” ТМШ, “Химиклар, 38” ТМШ рәисләре РФ КоАП 7.22 ст. нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. Салынган штрафларның гомуми суммасы 29 мең сум тәшкил итте.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан хореография училищесы интернатында булды. Аның бинасы агымдагы ел башында төзелеп бетте.

Кунаклар арасында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, М.Җәлил исемендәге Татар  дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов һәм башкалар да бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International