ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында Татарстан Республикасындагы муниципаль районнарында төзелгән боз спорт сарайларында җиһазларга еллык техника хезмәт күрсәтү һәм суыткыч,вентиляция җиһазларын ремонтлау(алыштыру) мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.

17
март, 2015 ел
сишәмбе
Лениногорск районында Татарстанның нефть тармагының киләчәк үсеше өчен ышанычлы база булдырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск шәһәре төзелүгә 60 ел тулуга һәм "Лениногорскнефть" НГЧИ барлыкка килүгә 70 ел тулуга әзерлек һәм аларны уздыру чараларына багышланган утырышта хәбәр итте. Искәртәбез, Татарстан Президенты бүген Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә. Чарада шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев һәм "ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе" директоры Марат Айзатуллин катнашты.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында Татарстан Республикасының Лаеш районында "Иннополис" һәм "СМАРТ Сити Казан" территорияләрендә су бирү һәм су чыгару белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды.
Татарстан Президенты ярдәме белән Казанда авыл клублар төзелеше һәм реконструкцияләү программасы дәвам итә.2014 елның икенче яртыеллыгында Кызыл тау һәм Кадышево поселокларында мәдәният биналары ачылды. Бу елның җәй азагында Мәскәү районы Левченко поселогында тагын бер яңартылган клуб ачылышы планлаштырылган.
Татарстанда территорияләрне яхшырту һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен арттыру буенча 30 социаль республика программасын финанслау сакланачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш визиты кысаларында белдерде, ул районда кайбер социаль объектларны төзү һәм төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде. Эш визитында шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев һәм "ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе" директоры Марат Айзатуллин катнашты.
Бүген Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә.Чарада шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев һәм "ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе" директоры Марат Айзатуллин катнаша.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе
25 нче мартан 27 нче март аенда "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә VI махсус күргәзмә һәм конгресс "Чиста су.Казан" үтәчәк.

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә, Чистай зонасы торак инспекциясе 2015 елның 2 мартыннан башлап Нурлат шәһәрендәге “Уңайлы йорт” (“Уютный дом”) ИК ҖЧҖ идарәче компаниясен планлы рәвештә тикшерә башлады. Тикшерүләр планы буенча тикшерү 20 көн дәвам итәчәк. Урынга чыгып һәм документар тикшерүләр ТР Прокуратурасы белән килештерелгән.

Урынга чыгып тикшерү барышында әлеге оешма карамагында булган 39 күпфатирлы торак йортны бөтен яклап тикшерү күздә тотыла. 


15
март, 2015 ел
якшәмбе
Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстанлыларны  торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчеләрнең көне белән котлады.

14
март, 2015 ел
шимбә
С начала 2015 года инспекцией государственного строительного надзора Республики Татарстан и Государственной инспекцией труда по Республике Татарстан проведено 242 проверки. За нарушение правил и норм охраны труда всего вынесено 79 постановления на общую сумму 2 млн. 319 тыс. рублей. С начала года в отношении организаций, имеющих нарушения по охране труда, к дисциплинарной ответственности привлечено 53 организации, приостановлено действие 34 Свидетельства. Об этом сообщил сегодня на республиканском совещании в Доме Правительства РТ министр строительства, архитектуры и ЖКХ РТ Ирек Файзуллин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International