Казанның Левченко поселогында яңартылган мәдәният бинасы ачылды

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Татарстан Президенты ярдәме белән Казанда авыл клублар төзелеше һәм реконструкцияләү программасы дәвам итә.2014 елның икенче яртыеллыгында Кызыл тау һәм Кадышево поселокларында мәдәният биналары ачылды. Бу елның җәй азагында Мәскәү районы Левченко поселогында тагын бер яңартылган клуб ачылышы планлаштырылган.
1765,4 кв. м. мәйданлы бинада эчке төзелеш эшләре башланды,алар график буенча баралар.
Ремонт эшләрен тәмамлаганнан соң клубта 300 урынлы акт залы, хореография,җырлау, спорт гимнастикасы кабинетлары ачылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International