ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2015 ел
җомга
Республика форумы - инновацион мәйданчылык,теләсә нинди кеше, төркем үзенең проектын тапшыра һәм яклый ала, җәмгыять һәм дәүләт ярдәмен алырга мөмкин.
2015 елның март-апрель аенда Икътисад,идарә итү һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр институты дәүләт хакимият органнары һәм җирле үзидарә җитәкчеләре һәм белгечләре, дәүләт  һәм муниципаль оешмалар һәм учрежденияләр вәкилләре өчен уку семинарлары үткәрелә.
Бүген  "Алабуга" махсус икътисади зонада ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Юрий Аляшев подряд оешмалары белән киңәшмә үткәрде.Киңәшмәдә инженерия,транспорт һәм иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында «Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга этәрү» мәгълүмати-аналитик системаны кертү, Татарстан Республикасының агымдагы социаль-икътисадый күрсәткечләре һәм 2015 елда салым түләүләре керүе хакында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Икътисадый совет эшендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бөтен муниципаль районнары һәм шәһәр округлары, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Спас районы Бурак авылына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР  Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече А.Р.Якупова катнашты.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында йорт салучыларның үзара иминләштерү җәмгыяте һәм Татарстан Республикасының йорт салучылар вәкилләре очрашты.Киңәшмә министрның бурычларын үтәүче Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә үтте.

Дәүләт һәм муниципаль контрактлар кысачаларында Казанка елгасының яр буе урамын ныгыту үткәрелә.Яр буе урамын ныгыту елганың яр буе зонасын ашалуын булдырмау һәм яр буена эстетика рәвешкә китерү.
Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны кабул итте.Очрашуда шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

11
март, 2015 ел
чәршәмбе
"Татарстан Республикасында 2015 елның иң яхшы сметчик" II республика бәйгенең 1 тур тәмамланды. Бөтен республикадан 30 белгеч катнашты - Казан,Яр Чаллы,Алабуга,Түбәнкама,Чистай.

10
март, 2015 ел
сишәмбе
Казан Бердәм исәп-хисап үзәге ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша ТКХ хезмәтләре өчен комиссиясез түләп булган ТР идарәче компанияләре исемлегенә кертелде. Казан бердәм исәп-хисап үзәге бүгенгә 332 меңнән артык шәхси счетка хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International