Казанда яшәүчеләр ТКХ хезмәтләре өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша комиссиясез түли ала

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Казан Бердәм исәп-хисап үзәге ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша ТКХ хезмәтләре өчен комиссиясез түләп булган ТР идарәче компанияләре исемлегенә кертелде. Казан бердәм исәп-хисап үзәге бүгенгә 332 меңнән артык шәхси счетка хезмәт күрсәтә.
1 марттан исемлеккә Чаллы һәм Яшел Үзән исәп-хисап үзәкләре дә кертелде, алар 240 меңнән артык шәхси счетка хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә исемлеккә иң эре идарәче компаниләр керде. 1 миллион йорт хуҗалыгы ТКХ хезмәтләре өчен комиссиясез түли алачак.
Электрон түләүләрнең барлык күләменең 52 процентка якынын ТКХ хезмәтләр өчен түләүләр тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International