Ирек Фәйзуллин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышында катнаша

2015 елның 20 марты, җомга
Бүген ТР Дәүләт Советының V чакырылыш депутатларының 6 нчы утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин алып бара.
Президиум көн тәртибенә 42 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, алар санында 11 республика законы проектлары һәм шулай үк 28 федераль законнар һәм регионнар закон чыгаручы инициативалары.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин “Татарстан Республикасында торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 81-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты буенча чыгыш ясады. Закон проекты I укылышты кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International