ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Казан" гаилә үзәге буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмә төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Илшат Гимаев җитәкчелегендә үтте.Киңәшмә эшендә "Татинвестгражданпроект" ДУП, "Төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ДБО, ТР Хөкүмәте гражданлык хәлнең актлар хәрәкәтен язу идарәсе, ААҖ "Казан төзелеш үзәге" вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Швабе» холдингы генераль директоры Сергей Максин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда оптик-электрон инновацион инжиниринг үзәге - «Швабе» фән шәһәрчеге төзү перспективалары буенча фикер алыштылар.Чарада шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Владимир Кудряшев, "Татинвестгражданпроект" ДУП Адель Хөснетдинов һәм башкалар катнашты.

Сорау: Тикшерүләр программасы нинди максат белән эшләнә?

Җавап: Тикшерүләр программасы инспектор тикшерүгә чыгарга хокуклы булган нигезләрнең берсе булып санала (Рәсми сайтның “Инспектор аңлата” бүлегендә 2015 елның 13 февралендәге «Инспектор нинди нигезләрдә тикшерү үткәрә ала?» дигән сорауга җавапны карагыз).

Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрендә бүгенге көндә бигрәк тә яшьләр белән эшне оештыру, эшләр торышы, милләтара һәм конфессиональара сәясәт уздырылуы турында мәгълүматны җиткерү мөһим.

Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча ТР Президенты каршындагы Советның киңәйтелгән утырышында белдерде.

Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Чарада РФ Президенты Киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советы рәисе Михаил Федотов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
2014 елда Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе башкарма гамәлләр нәтиҗәсендә 8,5 миллиард сум акча түләткән, шул исәптән 2,9 миллиард сумы консолидацияләнгән бюджетка, дип хәбәр итте бүген ведеомствоның коллегия утырышында идарә җитәкчесе - ТРның баш суд приставы Радик Ильясов.
Бу чарада шулай ук Федераль суд приставлары хезмәте директоры - Россия баш суд приставы Артур Парфенчиков, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыкның юридик бүлеге башлыгы Эльвира Латыпова һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә Министрылык алдында торган мәсьәләләр һәм атнага планнар каралды.

23
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикачы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

21
февраль, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендәге программаны гамәлгә ашыруның барышы турында бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

2015 елгы программа буенча капремонт 41 муниципаль берәмлекнең 999 күп фатирлы торак йортларның 477сендә башланган.

20
февраль, 2015 ел
җомга
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт  әгъзалары,һәм ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан халыкара мәктәбендә (International School of Kazan) булды.

Мәктәп Хөсәен Мәүлетов урамындагы 5 нче йортта урнашкан, үз эшен ул әзерлек елы режимында («Foundation year») 2014 елның 1 сентябрендә башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International