2015 елга ТРның законда дәүләт бурычының чик күләме 122 миллиард 871 миллион 347,7 мең сум дәрәҗәсендә күздә тотылган, бу бюджет турындагы закон белән расланган чикләүдән артмый. Министр билгеләп үткәнчә, барлык кабул ителгән программалар да финанслана, беречне чираттагы чыгымнарга акча бар.
ТР Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин белдергәнчә, закон проектын Россия рубленың чит ил валюталарына карата төшүенә җавап итеп кризиска каршы чара буларак карарга мөмкин. Документ белән ТР бюджеты һәм җирле бюджетлар арасында җир кишәрлекләреннән һәм аларда урнашкан федераль милек булган күчемсез милек объектларыннан файдаланудан кергән табышны бүлү нормативлары раслана.