ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгында беренче урынбасары Ф,М,Хәнифов җитәкчелегендә халыкны авария булган торак фондыннан күчерү республика адреслы программаны тормышка ашыру мәсәләсе буенча баланс комиссия утырышы узды.
2014 елның 7 ноябренә Татарстан Республикасында 1 млн.970,8 мең кв.м. торак(ел биременнән 82,2%) торак кертелде. 2013 елның дәрәҗәсенә 101,2% тәшкил итә. Бу турында республика киңәшмшсендә ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министр Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.Киңәшмәне бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

7
ноябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республика буенча Россия пенсионерлар бердәмлеге "Өченче яшь" университет тыңлаучыларына хокук белем мәктәп дәресе үтте.Дәресләрнең максат аудиториясе - пенсионерлар,алар өчен хокук белем бик мөһим.

6
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа шәһәр Иннополис объектларын төзү белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, подряд һәм проект оешмалары җитәкчеләре озата йөрде.
Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы республика халыгын Конституция көне белән котлады.

4
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген татарстанлылар Халыклар көнен үткәрделәр. “Казан” милли-мәдәни үзәге мәйданчыгында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган митинг уздырылды. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык хезмәтчеләре, политик партия университет вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы республика халыгын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

1
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасында 2014 елгы торак йортларында капиталь ремонт ясау программа буенча эшләр бөтен 793 объектта тәмамланды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 
Ирек Фәйзуллин ФАУ "Главгосэкспертиза России" җитәчесе Сергей Павел улы үлеме бәйләнешендә якыннары һәм хезмәттәшләре белән кайгысын уртаклашты.Россияның Төп дәүләт экспертиза җитәкчесе Сергей Османов 60 яшьтә вафат булды. Османов Сергей Павел улы, 1995 елгы, 1980 елда "хокук белеме" белгечлеген А.А. Жданов Лениград Дәүләт Университетында бетерде.2006 елның март аенда - Федераль Хөкүмәт (автономияле) оешма "Дәүләт экспертиза идарәсе" башлыгы.


31
октябрь, 2014 ел
җомга
Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы 2014 елның азагына РФ территориясендә инвесторларга проект ясау һәм төзү сферасында норматив техник документларны кулланырга рөхсәт итә торган документларны әзерләргә планлаштыра.Бу турында Россия министрлыгы 30 октябрендә Челябинск шәһәрендә үтә торган күчмә киңәшмәсендә хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International