Татарстанлылар Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итәләр.

2014 елның 4 ноябре, сишәмбе
Бүген татарстанлылар Халыклар көнен үткәрделәр. “Казан” милли-мәдәни үзәге мәйданчыгында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган митинг уздырылды. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык хезмәтчеләре, политик партия университет вәкилләре катнашты.
Кояшлы матур көнне мәйданда 2 меңгә якын кеше җыелды.Күбесенең кулында флаглар һәм плакатлар бар иде.
Минтинг катнашучыларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бәйрәм өчен сәхнәдә бию һәм җыр номерларын күрсәттеләр.

Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International