Рөстәм Миңнеханов шулай ук, яңа МИЗга резидентларны җәлеп итү өчен актив эшләргә кирәк, диде.
Бу чарада катнашучылар «Иннополис» университеты студентлары өчен төзелеп килүче тулай торакта булдылар, әзер торак бүлмәләрен карап чыктылар. Шулай ук Татарстан Президенты университетның уку бинасын, спорт комплексын төзү барышы белән танышты.
Соңгы объект – торак квартал, анда Рөстәм Миңнеханов ИТ-белгечләр өчен җиткерелгән биналарның берсенә керде. Подрядчы компанияләр вәкилләре белдергәнчә, 2015 елның 1 гыйнварына кадәр Иннополиста 420 фатирлы 8 йорт файдалануга тапшырылачак.