ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасында күпфатирлы торакта капремонт программа буенча ясалган эшләр күләме 4 млрд.497,86 млн.сум.Бу турында бүген Хөкүмәт йортында киңәшмәдә ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Иртәгә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында сәгать 10да Халыкара проект семинар "Тарихи шәһәр ландшафты:яңа өрәк" булачак.
Бүген Алабугада чит ил белгечләре балалары өчен Alabuga International School халыкара мәктәп ачылды. Республика өчен яңа уку йортын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгында министр Ирек Фәйзуллин җитәкчелегендә ягулык-энергетика һәм торак-комуналь комплексларын 2014/205 елда җылыту периодына әзерләүнү буенча утырыш узды.Утырыш муниципаль районнар белән видеоконференция режимында үтте.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин 8 сентябрьдә«АК БАРС Девелопмент» (АБД)оешманың Казан торак төзү комбинатының җитештерү мәйданнарын йөреп чыгачак. АБД Җитәкчесе Марат Шагитов министрга комбинатны модернизацияләү программасын һәм яңа җиһазлары белән цехны күрсәтәчәк.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында "Салават Күпере" районда инженерия элемтәләрне төзү сораулары буенча киңәшмә узды.Киңәшмә төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С. Гимаев җитәкчелегендә үтте.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коомуналь хуҗалык министр урынбасары Алмаз Әхмәтшин CF Systems Керамика Будущего завод ачылышында катнашты.

Яр Чаллыдагы җылыту белән тәэмин итү яңа система төзелешенә 2030 елга кадәр 7 млрд сум кирәк булачак. Җылыту системаның схемасы шәһәрдә яшәүчеләргә мэриядагы халык алдындагы тыңлау тапшыралачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре белән барды.

Ул барган беренче объект Зеленодольск муниципаль районының Олы Яке авылындагы күп функцияле үзәк (КФҮ) булды.

КФҮ бинасында 200 урынлык тамаша залы, фельдшерлык-акушерлык пункты (ФАП) һәм китапханә урнашкан. Бу объектның хакы – 10,5 млн. сум. Мәйданы – 470 кв. метр. Төзелеш үткән елның маенда башланып август аена тәмамланган да.


3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Төзелештә республика химия һәм нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү” темасына түгәрәк өстәл уздырылды. Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International