ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2014 ел
җомга
2014 елның 5 июненә Татарстан Республикасында 1 млн. 75,6 мең кв.м торак төзеп тапшырылган (бу еллык биремнең 44,8%), узган елга караганда 103,1% тәшкил итә.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
"ТКХ-яңа сыйфат" форумы күпчелек проблемаларны чишергә булышыр, үсеш векторларны күрсәтә һәм илнең торак фондының ремонтын алга барырга булышыр. Бу турыда "торак фондының модернизаөиясе һәм авария булган өйләреннән күчерү" темасына багышланган утрышта төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень белдерде.
Челябинск шәһәрендә "ТКХ - яңа сыйфат" форумы утә. Форумда "Без бергә" дигән проектының катнашучылар сорауларны һәм тәкъдимнәрне тавышлы иттеләр. Чарада төзелеш,архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һэм урынбасары Алексей Фролов катнашты. 

5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Болгар авылында "Культура мирасы - утрау-мәйданчык Свияжск һәм борынгы Болгар " проектын тормышка ашыру буенча киңәшмщ үтте. Киңәшмәдә төзелеш, архитектура һэм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Алмаз Ахметшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VI халыкара икътисадый саммиты кысаларында узган эшлекле ашта катнашты.Эшлекле ашта ТР төзелеш,архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Владимир Кудряшев да катнашты.
Бүген Рәсәйдә Бөтендөнья әйләнә-тирәдәге мохит көне һәм Эколог көне! Төзелеш,архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы туган җиренә кадерле булган кешеләрне котлый!

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Винербергер Куркачи” ҖЧҖ нең керамик блоклар җитештерү заводында булды. Бу чарада шулай ук төзелеш,архитетектура, торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасыры Алмаз Әхмәтшин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Wienerberger AG концерны идарәсе рәисе Хаймо Шойх белән очрашты.


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген "Алабуга" ҖЧҖ территориясендә төзелеш,архитектура, торак-коммуналҗ хуҗалык министрның урынбасары Аляшев күмерсу җепселен җитештерүче завод төзелеше буенча киңәшмә уздырды.
«ИКЕА МОС» ҖЧҖ генераль директоры Армин Микаэли белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хайруллин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Владимир Кудряшев, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International