ТР Дәүләт экспертизасы экспертиза һәм шәһәр төзелеше законнарының актуаль мәсьәләләре буенча укуларны һәм төзелештә кирәкле яңа һөнәрне үзләштерергә теләүчеләр өчен онлайн мәктәпне узарга чакыра. 2020 елның 2 – 3 кварталына укыту графигы.
Гариза бланкы «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ сайты: gosekspertiza-rt.ru
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уку үзәге сайты: proff-standart.ru.
«ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән берлектә, ТРда ШТТ үсеше буенча комплекслы укыту программасы әзерләнде», - дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә. Укытуны дистанцион рәвештә видеоэлемтә режимында үткәрү планлаштырыла. Программаны тыңлаучылар-муниципаль районнар башлыклары, башкарма комитетлар, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, ресурс белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре, министрлыклар, ведомстволар, уку оешмалары вәкилләре һәм төзүчеләр. Программа ике блоктан тора: «Индивидуаль торак төзелешен үстерү программасын гамәлгә ашыру» темасына 1 нче блок 72 сәгатькә исәпләнгән;- «ШТТ инвестицион - төзелеш проектларын тормышка ашыру» темасына 2 нче блок 250 сәгатькә исәпләнгән («Техник заказчы белгече» профстандартына туры килә, уңышлы тест узганнан соң һөнәри әзерлек турында диплом бирелә). Республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, уку башлану 25 майга планлаштырылган.
Татарстан Республикасында 2020 елда гомуми мәйданы 6,5 млн кв. м булган 1064 күп фатирлы йортка капиталь ремонт планлаштырыла. Капремонт программасында 41 муниципаль берәмлек (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре) катнаша. Финаслау күләме 6 млрд 658 млн 58 мең сум.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Төзелеш министры хәбәр иткәнчә, быел Газлаштыру фонды 5 программаны гамәлгә ашырачак. «Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» программасы кысаларында проект-смета документация әзерлеге 100% тәшкил итә. 25,5 км суүткәргеч салынган, 1 скважина борауланган, 1 су җыю манарасы куелган. Калган 49 объект буенча аукцион игълан ителгән.
«Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программасы буенча проект-смета документациясе әзерлеге – 100%. Электрон аукцион игълан ителгән, контракт төзү көне – 30 май.
«Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында индивидуаль җылыту системаларына күчү, блоклы-модульле казаннар кую» программасы буенча Актаныш һәм Буа районнарында 63 күп фатирлы йортта 1353 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү карала. Моннан тыш, 19 социаль-мәдәни объектта 29 казан куярга җыеналар, 14 км газүткәргеч корылган.
«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча электрон аукцион уздырылган.
«Татарстан Республикасы торак пунктларында су җибәрү системасын яңарту» программасы буенча 252 км электр үткәрү линиясе төзү һәм 12177 яктырткычны алмаштыру карала.
Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 13-14 майда төзелеш объектлары буйлап рейд оештырылган, аларда 200ләп кеше эшли. Рейдта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор вәкилләре дә катнашкан. Объектларда техник иминлек, шулай ук санитар-эпидемиологик вәзгыять таләпләрен үтәү тикшерелгән. Министр билгеләп үткәнчә, объектларда санитар нормаларны үтәүгә җитдирәк карарга кирәк булганнары да бар.
Татарстан Республикасы Төзелеш министры билгеләп үткәнчә, 25 майдан республикада индивидуаль торак төзелешен үстерү буенча белгечләрне дистанцион (видеоконференция режимында) укыту ниятләнә. Укытуга КДАТУ мөгаллимнәре, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белгечләре җәлеп ителәчәк.
Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү көнендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Раимовларның хезмәт династиясе белән очрашты. Династия вәкилләре хезмәт юлы турында сөйләделәр, Раимовлар гаиләсе вәкиле - НадираНәҗип улы сүзләренә караганда, һөнәри тармак белән бәйле барлык нәрсәләр һәрвакыт «йөрәгебездә». Надир Нәҗип улы хезмәт юлын Казан инженер-төзелеш институтының политэкономия кафедрасы ассистенты булып башлый. ТАССР торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары булып эшли, ТР ДТИ нигезендә тора. Лаеклы ялга 2010 елда киткән. Аның улы-Шамил Надир улы 2011 елда ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясенә лаборант булып хезмәт итә, аннары төзелеш материалларын күзәтү бүлегенең 1 категорияле белгече була. 2015 елдан башлап ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең хокук идарәсе башлыгы булып эшли. Фәрит Хәнифов иң яхшы традицияләрне яшь буынга тапшыруның мөһимлеген ассызыклады. "Буыннан-буынга белем, тәҗрибә, эшкә мәхәббәт бирелгәндә-бу билгеле бер гаилә традицияләре. Теләсә кайсы уңышлы эшнең төп ресурсы-кешеләр. Без мондый гаиләләр булуыбыз белән горурланабыз, алар барысы өчен дә үрнәк булып торалар», - диде ведомство башлыгы. Очрашу ахырында министр җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Раимовлар гаиләсенә нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин 14 майда видеоконференция режимында Рәссәйнең баш дәүләт экспертизасы мәйданчыгында узган дәүләт экспертизасы Советы утырышында әнә шундый белдерү ясады. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, нәкъ менә техник биремнең эксперт бәяләве стадиясендә объектка уникаль идентификация номерын үзләштерергә кирәк, ул аны тормышка ашыру барышын бөтен тормыш циклы дәвамында күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк. Якын арада, дип белдерде Ирек Фәйзуллин, халыкара стандартлар буенча проектлауга күчү булачак,ул вакытта Рәссәй территориясендә башка илләр нормаларын кулланырга мөмкин булачак: «Шуңа күрә хәзер мондый проектлар буенча карарлар кабул итәчәк экспертларның квалификациясе аеруча мөһим. Һәм безнең алда төзелеш процессында катнашучыларның квалификациясен күтәрү бурычы тора, мондый укулар дәүләт заказчысы хезмәтләреннән башланды инде һәм беренче сессияләр Идел буе федераль округында Рәссәй Баш дәүләт экспертизасының Казан филиалы базасында узды». Дәүләт экспертизасы Советы утырышында 150 кеше - Рәссәй Төзелеш министрлыгы вәкилләре һәм Дәүләт экспертизасының региональ оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның 28.03.2020 ел, № 139 боерыгының 2 пунктын үтәү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе (алга таба – Инспекция) тарафыннан «тикшерүләрне кыскарту турында»06.05.202020 боерык кабул ителде. Әлеге боерык кысаларында, Рәссәй Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы белән билгеләнгән үзенчәлекләрне исәпкә алып, тикшерүләр санын киметү механизмы эшләнде. Аерым алганда, инспекция тарафыннан төзүчеләрне, техник заказчыларны, төзелешне гамәлгә ашыручы башка затларны тикшерү хисабына капиталь төзелеш объектларын тикшерү санын кыскарту турында Карар кабул ителде.
Коррупциягә каршы социаль рекламасына «Коррупциягә каршы бергә!» Халыкара яшьләр конкурсы игълан ителде. Чараны Рәссәй Федерациясе Генераль прокуратурасы оештыра. Бу конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәр булган яшь кешеләр чакырыла. Конкурс эшләрендә җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәшнең заманча дәүләт механизмнарын, шулай ук бу юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең ролен һәм әһәмиятен чагылдырырга кирәк. Эшләрне кабул итү 2020 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр ике номинациядә - «Иң яхшы плакат» һәм «Иң яхшы видеоролик» www.anticorruption.life конкурсының рәсми сайтында башкарылачак. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча кереп алырга мөмкин.
Норматив-хокукый актлар проектлары порталында Төзелеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Коммуналь ресурсларны турыдан-туры күпфатирлы йортларга күчерү һәм тапшыру өчен билгеләнгән инженерлык инфраструктурасы объектларына милек хокукын тапшыру тәртибен җайга салу максатларында аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проекты урнаштырылган. Закон проекты КФЙның техник тоташтыру һәм гомумйорт челтәрләренең тышкы чиге арасында урнашкан газ, җылылык, электр, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренең ресурс белән тәэмин итүче оешмаларына милек итеп тапшыру тәртибен һәм шартларын билгели. Сатуларда тапшырыла яки гамәлгә ашырыла торган түләү күләме квартал эчендәге челтәрләрне төзүгә һәм теркәүгә фактта тотылган чыгымнар күләме белән чикләнәчәк. Төзүче шулай ук мондый челтәрләрне муниципалитетка үзкыйммәтеннән түбәнрәк бәядә яки түләүсез тапшыра ала. Закон проекты буенча фикер алышу 2020 елның 2 июненә кадәр дәвам итәчәк.
Бүген Татарстанның төзелеш мәйданнарында Бөтендөнья хезмәтне саклау көне һәм санитар-экологик ике айлык уңаеннан «Чиста төзелеш» чарасы уздырыла.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 7 майга республикада 938,9 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 31,5%ы. 2 атна эчендә динамика 51,8 мең кв.м.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасы буенча – мәйданы 26,5 мең кв. метр булган 483 фатирлык 12 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган (планның 9,7 %ы). 2 атна эчендә Әлмәт шәһәрендә 1 йорт тапшырылган.
2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. 7 майга 360,5 мең кв. м мәйданда 52 йорт файдалануга тапшырылган, планның 27,4%ы. 68 йорт әзер диярлек (70%-100%), 49 йорт уртача әзерлектә (30%-70%), 8 йортта эшләр күп әле (0%-30%).
2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 7 майга 551,9 мең кв. м мәйданда 246 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 39,7%ы.
Торак белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 728 гаиләгә 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә торак шартларын яхшырту каралган.
Быел торак белән 600 ятим бала тәэмин ителәчәк. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән ДТФ арасында 349 торак урынына төзелгән контрактлар кысаларында 7 майга 76 торак урынына милек хокукы теркәлгән (Биектау – 2, Зеленодольск – 2, Лаеш – 5, Минзәлә– 4, Түбән Кама – 13, Казан – 50), 211 торак урынына сатып алу алды әзерлеге бара (Әгерҗе – 4, Әлмәт – 58, Кайбыч – 1, Кукмара – 5, Түбән Кама – 77, Сарман – 4, Чаллы – 13, Казан – 49). Тагын 62 торак урыны тапшырылмаган йортларда урнашкан (әзерлеге 80%тан артык): Әлмәт – 21, Бөгелмә – 9, Алабуга– 26, Нурлат – 6.
2020 елның 7 маена 46 күп балалы гаиләнең барысына да сертификатлар рәсмиләштерелгән. 6 млн. 933 мең сумлык 1 сертификат реализацияләнгән. (Казан).
12 муниципаль берәмлектә 47 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләр белән финанслашу турында килешүләр төзү эше тәмамланган. 7 майга 3 яшь гаиләгә субсидияләр күчерелгән (Арча – 1, Саба – 1, Казан – 1).
Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчены торак белән тәэмин итү кысаларында 19 сертификат гамәлгә ашырылган, шулардан 8 чернобыльче, 9 мәҗбүри күченүче, 2 Ерак Төньяктан күченүче торак белән тәэмин ителәчәк.
Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, 2020 елда«Уңайлы мохит» программасы буенча быел гомуми суммасы 16,58 млн. сумга 12 гомуми белем учреждениесе җайлаштырылачак.
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.
«Безнең ишегалды» программасы биш елга исәпләнгән, барлыгы 50 млрд. сумлык һәм аның буенча 6775 ишегалды төзекләндереләчәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген яңа коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә икътисадый вәзгыять катлаулы, әмма программа дәвам ителәчәк.
«Безнең ишегалды» программасы бюджеты кыскарачак, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, әмма без гражданнарга вәгъдә иткән барлык нәрсәләр дә үтәләчәк.