Ирек Фәйзуллин: объектны экспертлар тарафыннан алып бару проектлау биременнән башланырга тиеш

2020 елның 15 мае, җомга

Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин 14 майда видеоконференция режимында Рәссәйнең баш дәүләт экспертизасы мәйданчыгында узган дәүләт экспертизасы Советы утырышында әнә шундый белдерү ясады. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, нәкъ менә техник биремнең эксперт бәяләве стадиясендә объектка уникаль идентификация номерын үзләштерергә кирәк, ул аны тормышка ашыру барышын бөтен тормыш циклы дәвамында күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк. Якын арада, дип белдерде Ирек Фәйзуллин, халыкара стандартлар буенча проектлауга күчү булачак,ул вакытта Рәссәй территориясендә башка илләр нормаларын кулланырга мөмкин булачак: «Шуңа күрә хәзер мондый проектлар буенча карарлар кабул итәчәк экспертларның квалификациясе аеруча мөһим. Һәм безнең алда төзелеш процессында катнашучыларның квалификациясен күтәрү бурычы тора, мондый укулар дәүләт заказчысы хезмәтләреннән башланды инде һәм беренче сессияләр Идел буе федераль округында Рәссәй Баш дәүләт экспертизасының Казан филиалы базасында узды». Дәүләт экспертизасы Советы утырышында 150 кеше -  Рәссәй Төзелеш министрлыгы вәкилләре һәм Дәүләт экспертизасының региональ оешмалары җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International