Фәрит Хәнифов: 25 майда индивидуаль йорт төзелешен үстерү буенча укулар башланачак

2020 елның 16 мае, шимбә

«ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән берлектә, ТРда ШТТ үсеше буенча комплекслы укыту программасы әзерләнде», - дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә. Укытуны дистанцион рәвештә видеоэлемтә режимында үткәрү планлаштырыла. Программаны тыңлаучылар-муниципаль районнар башлыклары, башкарма комитетлар, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, ресурс белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре, министрлыклар, ведомстволар, уку оешмалары вәкилләре һәм төзүчеләр. Программа ике блоктан тора: «Индивидуаль торак төзелешен үстерү программасын гамәлгә ашыру» темасына 1 нче блок 72 сәгатькә исәпләнгән;- «ШТТ инвестицион - төзелеш проектларын тормышка ашыру» темасына 2 нче блок 250 сәгатькә исәпләнгән («Техник заказчы белгече» профстандартына туры килә, уңышлы тест узганнан соң һөнәри әзерлек турында диплом бирелә). Республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, уку башлану 25 майга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International