ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

"ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы белән берлектә торак-коммуналь хуҗалык иҗтимагый контроль өлкәсендә нәтиҗәле эшләү һәм Реуспубликабызда иҗтимагый үзидарә итүне үстерү максатлары белән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге экспертлар чакырылды. Эш төркеменә чакырылалар: торак-коммуналь хуҗалык системасында эшләүчеләр, инициативалы милекчеләр һәм күпфатирлы йортларның рәисләре. Тулырак мәгълүматны +7(843)2-36-29-97 телефон номеры аша белеп була, язылу 2016-нчы елның 3-октябереннән алып 3-нче нояберенә кадәр җитештереләчәк.

Казан шәһәре торак инспекциясенә Җиңү Проспекты буенча 58 санлы йортта “Идел буе ТКХ идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан җиткерелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең канәгатьләндерерлек булмавына карата мөрәҗәгать килеп иреште.


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

20 һәм 21 октябрьдә Иннополиста шәһәр мохитен комплекслы проектлау буенча беренче халыкара форум уздырыла. 

Киләчәктә дәүләт программасына кертелгән барлык төзелеш материалларын сатып алу бары тик Биржа мәйданчыгыннан гына чыгарылачак. Төзелеш материалларын җитештерүчеләргә акредитация процедурасын bp.zakazrf.ru сайтыннан узарга кирәк. Әлеге процедура түләүсез.

39-нчы Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең төп архитекторлар Советы утырышында күренекле һөнәрле вәкилләрен бүләкләү тантанасы узды. 

2016-нчы елның 27-нче октяберендә  "Архитектура һәм төзелеш буенча Татарстан Республикасының дәүләт ведомстводан тыш экспертиза һәм бәяләр билгеләү идарәсе"  октяберендә  төзелеш һәм проект оешмаларының җитәкчеләре һәм белгечләре, техник заказчиклары, Татарстан Республикасының төзүчеләре катнашында "Электрон формада актуальлеген һәм проект документларын экспертиза аша үткәрергә кирәклек. Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендә мәгълүмати модельләштерү технологиясен кертү" темаларына багышланган семинар-киңәшмә оештыра. 

2016 елның 23 августындагы суд карары белән Казан шәһәренең Әмирхан урамы буенча 47 санлы күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләренең чираттан тыш гомуми җыелышында 2015 елның 28 апрелендә читтән торып тавыш бирү рәвешендәге беркетмәсе гамәлгә яраксыз дип танылды, ә әхлакый зыянны каплау турындагы шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартылды.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның башлангыч йомгаклары турында сөйләделәр. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фонды советы рәисе Алексей Кудрин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Югары икътисад мәктәбе ректоры  Ярослав Кузьминов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


15
октябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елга “Ветераннарга торак” программасын тормышка ашыру һәм ятимнәрне торак белән тәэмин итүне аерым контрольгә алырга кушты. Әлеге бурыч республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповага һәм республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллинга йөкләнде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә җиткерелде.

2016 елның 14 октябренә Татарстанда 1 млн. 796,8 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,2%ка артыграк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International