20 һәм 21 октябрьдә Иннополиста шәһәр мохитен комплекслы проектлау буенча беренче халыкара форум уздырыла. Аны РФ Хөкүмәте йөкләмәсе белән Ипотека буенча торакка кредит бирү агентлыгы (АИЖК), РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештыра. "Яшәү өчен мөхит: яңа стандартлар" форумында беренче халыкара мәйданчык булачак, ул урбанистика һәм архитектура өлкәсендә Россия һәм чит ил белгечләрне, девилопларны, төзүчеләрне, проектировщикларны берләштерәчәк, торак төзелештә алымнарны үзгәртү һәм Россияның барлык төбәкләрендә дә төзекләндерү принципы буенча үзгәртү турында хакимият вәкилләре фикер алыштылар. формуның программасы ике төп өлешкә бүленгән: белем бирү һәм эшлекле. Шул рәвешле, әлеге форум Россиядә торак һәм шәһәр мохите сыйфаты мәсьәләсендә җәмәгатьчелек фикерләшүе мәйданчыгы булыр дип күзаллана.