ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Чистай районында  республика программасын тормышка ашыру кысаларында 15 күпфатирлы йорт төзекләндерелде. Төзүчеләр йорт эчендәге инженерлык системаларын һәм фасадны ремонтлаганнар, түбәне яңартканнар, яңа төтен чыгу юллары төзегәннәр.  Фатирларның үзләрендә су үткәрү һәм канализация торбалары алыштырылган, электр энергиясе исәпләгечләре өчен яңартылган щитлар куелган, подъездларның диварлары матур төскә буялган.


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Казанның Киров районында «Залесный Сити» торак комплексының беренче чиратын гамәлгә кертү тантанасы булды. Яңа күченүчеләрне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, комплексны төзегән «Сувар Девелопмент» компаниясе башлыгы Андрей Мочалов котлады.

Татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 5 млрд сумнан артык бурычы җыелган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Казан тулай торакларында капиталь ремонт үткәреләчәк, гомумкуллану урыннарында сантехника һәм аш-су бүлмәсе җиһазларын алыштыралар, дип белдерде бүген мэриядә эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

11-нче октяберьдә Казанның Киров районында беренче чиратта "Залесный сити" торак комплексы ачу тантанасы узачак.

Казанда программа 9 ел эшләү дәвамында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга 14 млрд сумнан артык акча сарыф ителгән. Нәтиҗәдә республика башкаласы торак фондының 40 проценттан артыгы ремонтланган.

Казан шәһәре торак инспекциясе, “Генерацияләү компаниясе” ААҖ белән берлектә, исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителмәгән яисә әлеге җайланмалары коммерция исәбенә куелмаган күпфатирлы йортларны тикшерү буенча эш алып бара.        


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасының төзелеш өлкәсендә бәхетсезлек очраклары саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимегән. Үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары 5 кә кимегән, авыр җәрәхәтләргә китергәннәре сигезгә кимегән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 

Бүген Алабуга мунициципаль районы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә төзелеш (лист) пыяласы җитештерү буенча яңа «Тракья Гласс Рус» заводын һәм автомобиль пыяласы җитештерү буенча «Аутоматив Гласс Альянс Рус» заводын эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи катнашты. 


7
октябрь, 2016 ел
җомга

Россиядә җылылык бирү сезоны старт алды. Ә аның белән, бу очраклар еш булганча, халык фатирларда салкын батареялар дигән сүз чыга. Төзелеш министрлыгы инициативасы белән сыйфатсыз күрсәткән хезмәтләре өчен, идарәче компанияләр, халыкка акчаларын кире кайтарырга дигән карар чыгарды. Торак законнарында яңа үзгәрешләр турында,"Российская газета", төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Меньга сүз бирделәр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International