ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның май аенда Спас районының Болгар шәһәрендәге “Шеронова 23” ТМШ карата урынга чыгып үткәрелгән планлы тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турындагы күрсәтмәләрнең үтәлеше Чистай ЗТИ контрольлегендә тора.

17-нче августта Татарстан Республикасының иҗтимагый палата әгъзасы һәм "ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге"  белән торак-коммуналь секторы сораулары буенча халыкны кабул итү узды.

2016-нчы елның 12-15-нче октяберендә Россиянең Сәнәгать һәм Сәүдә министрлыгы  катнашында АНО "Муниципаль өлкәдә җитәкчеләр клубы" һәм КВКО "Алмаз-Антей" Кырымда  V - нче Муниципаль Форум үткәрәләр. 


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булды.

Татарстанда 2016 елда социаль ипотека программасы буенча 193 торак йорт төзелеше планлаштырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Түбән Кама шәһәренең Сөембикә урамы буенча 61 санлы торак йортта яшәүченең кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү буенча ОДН өчен законсыз түләү хисаплауга карата мөрәҗәгатен карап тикшергәндә, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан йортның гомуми ихтыяҗлары өчен күрсәтелә торган коммуналь хезмәт күләмен бүлү тәртибе өлешендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  06.05.2011 №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре таләпләре бозылу очрагы ачыкланды, бу таләпләр нигезендә хисап чорында йортның гомуми ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәтнең күләме коммуналь хезмәтне куллану нормативларыннан чыгып хисапланган күләмнән артык була алмый.


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш муниципаль районына барды. Анда «Агыйдел» мәдәният йортына капиталь ремонт йомгаклары белән танышты.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районына эш сәфре кыла. Әгерҗе шәһәрендә аның катнашында 300 урынга исәпләнгәнһәм татар шагыйре, драматургы һәм композиторы Ләбиб Айтуганов исемен йөрткән мәдәният йорты ачылды. 

Чаллы зонасы торак инспекциясе, “Камстройсервис” ТЭИ ҖЧҖ, “ВолгоПромСтрой” ҖЧҖ вәкилләре белән берлектә, 2016 елгы адреслы программа буенча капиталь ремонт барышын тикшерүгә бәйле рәвештә Чаллы ш. Татарстан урамындагы 23/126 санлы күпфатирлы торак йортны тикшерде. 


13
август, 2016 ел
шимбә

Бүген Азнакайда ике яңартылган иҗтимагый урынны - Кара елга яр буен һәм Җиңү паркын - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. 

ТР Президентын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар озата йөрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International