ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры коллеголарын һөнәри бәйрәмәне белән котлады
Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 679 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 417 мең сумлык 360 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Бүген Бөтенроссия "Һөнәре буенча иң оста" һөнәри осталык конкурсының, республика этабының "Иң яхшы бетончы" номинациясендә йомгаклау өлеше узды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген республиканың Минзәлә районында булып ике объектны ачты. Районга тарафына сәфәрен Ф.Мөхәммәтшин Әтрәкле авылыннан башлады.
Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2016-2017 елларда җылыту чорына әзерлек барышын тикшерүгә бәйле рәвештә Ш.Усманов урамы буенча 71, 83 санлы күпфатирлы торак йортлар тикшерелде. Нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды: баскыч мәйданнарында диварларның һәм түбәләрнең буяу һәм фактура өслекләре купкан, подвалларда инженерлык коммуникацияләренең җылылык изоляциясе өлешчә җимерек, подвал биналары чүп-чар белән тулган, ябулы урыннарны үткән урыннарда торбаүткәргечләр тирәли тыгызсызлыклар эшләнмәгән һ.б.
2016 елның 11 августында "ҖЧҖ Казжилкомсертификации" Торак-коммуналь хуҗалык уку үзәгендә "2016 елның иң яхшы сантехнигы” һөнәри конкурсында I нче һәм II нче этапларга йомгак ясадылар.
Бүген Алабугада яңа универсаль спорт мәйданчыгын тантаналы төстә ачтылар. Спорт мәйданчыгы республика программасы буенча җиткерелгән. Аны төзү шушы елның февралендә башланып китте. Әлеге спорт объектының бәясе – 3,5 миллион сум.
Алабуга" махсус икътисади зонасында, «Гидропромжилстрой» ҖЧҖ, подряд оешмалары МИЗ СҖТ "Алабуга" ААҖ заказ бирүче һәм «Татинвестгражданпроект» ДУП проект институты белән катнашында атналык киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ю.Аляшев үткәрде. Киңәшмә барышында махсус икътисади зонасының инженер, транспорт һәм социаль инфраструктурасының объектларында проект һәм төзелеш эшләрен оештыру сораулары каралды.
Бүген Казан ДСКсында БөтенРоссия профессиональ осталык "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсы "Иң яхшы бетончы" номинациясенең республика этабы ачылды. Конкурсның максатлары: югары квалификацияле бетончыларның престижын күтәрү, казанышларның пропагандасын һәм төзелеш тармагында алдынгы тәҗрибәне кубәйтү, мәдәният җитештерүен күтәрү һәм иң мөһиме төзелеш мәйданчыгында яшь, башлангыч яки урта һөнәри белем алган белгечләр.
Республика программасы кысаларында, Әлки районында Түбән Кәчи авылы мәктәбендә ремонт төгәлләнде. Бинага янкорма төзеп, анда санузел ясалды. Тәрәзә, ишекләр алыштырылды, электр һәм җылылык системасы яңартылды. Тышкы яктан мәктәп бик матур итеп тимер сайдинг белән тышланган.Бу мәктәпне “Строитель и К” җәмгыяте ремонтлады.