Юрий Аляшев "Алабуга"МИЗ ында инфраструктура объектларын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Алабуга" махсус икътисади зонасында, «Гидропромжилстрой» ҖЧҖ, подряд оешмалары МИЗ СҖТ "Алабуга" ААҖ заказ бирүче һәм «Татинвестгражданпроект» ДУП проект институты белән катнашында атналык киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ю.Аляшев үткәрде.  Киңәшмә барышында махсус икътисади зонасының инженер, транспорт һәм социаль инфраструктурасының объектларында проект һәм төзелеш эшләрен оештыру сораулары каралды. Төзелеш мәйданнарында эш җитештергәндә хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм төзү-монтаж эшләре килешенгән җитештерү графигын вакытында башкару сорауларына киңәшмәдә аеруча зур игътибар бирелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International