Республика программасы кысаларында, Әлки районында Түбән Кәчи авылы мәктәбендә ремонт төгәлләнде. Бинага янкорма төзеп, анда санузел ясалды. Тәрәзә, ишекләр алыштырылды, электр һәм җылылык системасы яңартылды. Тышкы яктан мәктәп бик матур итеп тимер сайдинг белән тышланган.Бу мәктәпне “Строитель и К” җәмгыяте ремонтлады.