Торак инспекциясе торак йортларны капиталь ремонтлаганда куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешенә зур игътибар бирә. 2016 елда Әлмәт муниципаль районында капиталь ремонт программасына 25 торак йорт кертелде.
Буген ТР Төзелеш Министырлыгында 2019 елда Казанда узачак WorldSkills Дөнья чемпионатына Татарстан Республикасының җыелма командасын әзерләү стратегиясен эшләүгә багышланган чара узды.
Бүген “Дәүләт экспертизасы идарәсе һәм Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектурасы буенча бәяләр билгеләү” Дәүләт автономияле оешмада, түбәндәге мәсьәләләр буенча күзәтчелек советы утырышы узды:
Казанда, тулы спорт инфрастуктурасын үзенә керткән республикадагы иң эре торак комплекс барлыкка киләчәк. "Спорт Станциясе” яңа торак комплексын төзү белән "Сувар Девелопмент" компаниясе шөгыльләнәчәк.
Шушы ел дәвамында Алабуга районында тагын клуб барлыкка киләчәк. Мисалга, сентябрь аена Котловка авылында 50 утырту урыны булган авыл мәдәният йорты ачу планлаштырыла. Ул Татарстанда биш ел дәвамында гамәлдә булган “Авыл клублары салу” республика программасы нигезендә төзелә.
«Сен-Гобен» компаниясе ремонт һәм уңайлы тормыш өлкәсендә яшҗ Россия компанияләрен табу максаты белән «Saint-Gobain Challenge» конкурсын оештырды.
"Арендалы торак" республика программасы кысаларында, Чирмешән районында 16-фатирлы арендалы йортның төзү эшләре тәмамланып килә.
Яшел Үзән районында берьюлы өч спорт мәйданчыгы ачылды: икесе - Яшел Узәндәге 3-нче гимназия һәм 11-нче мәктәп территорияләрендә урнашты, шулай ук тагы берсе - Мулла иле авылында, болар барысы да республика программасы кысаларында эшләнде.
32 алабугалы гаилә бу җәйдә тузган торактан күченү программасы буенча яңа фатир алачак. Алар ике яңа йортка күченәчәк. Бу йортларны салып бетерү тәмамлану стадиясендә тора, әлеге фатирларны августта тапшыру планлаштырыла.
Татарстан Республикасында 1 млн. 180, 7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.