Ирек Фәйзуллин: «WorldSkills катнашучыларын олимпия чемпионнарын әзерләгән кебек әзерләргә кирәк»

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Буген ТР Төзелеш Министырлыгында 2019 елда Казанда узачак WorldSkills Дөнья чемпионатына Татарстан Республикасының җыелма командасын әзерләү стратегиясен эшләүгә багышланган чара узды. Киңәшмәдә Министырлык аппараты вәкилләре, ВУЗ һәм СУЗ җитәкчеләре, шулай ук төзелеш һәм сәнагать оешмалары җитәкчеләре катнашты. Кереш сүз белән Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, 2019 елда Казанда узачак WorldSkills Competition дигән профессиональ осталык буенча Днья Чемпионаты уздыру - бу иң беренче чиратта эшче һөнәрләренең абруын күтәрү һәм иң өстенлекле бурычларның берсе. «Әлеге вакыйгага безгә әйбәтләп әзерләнмәле. Узган Чемпионатларны әйбәтләп анализларга һәм профессиональ команда формалаштырыга кирәк».  

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International