ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

Казанда 16, 18, 20 катлы 3 йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.  


29
июль, 2016 ел
җомга

Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, быел 41 муниципаль берәмлектә күп фатирлы йортларны ремонтлау объектларында 2 мең 560 инспекция тикшерүләре узган, аның нәтиҗәләре буенча 7 муниципаль берәмлектә 32 куркынычсызлык техникасын бозу очраклары ачыкланган.

28 июльдә мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районы Чубар-Абдулловское һәм Чалпы авыл җирлекләрендә гражданнарны кабул итү эшендә катнаштылар. 

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортларны алда торган җылыту чорына әзерлек барышын тикшерү кысаларында торак фондына карата планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрелгәндә.

23-24 -нче сентябрьдә Севостопольда ике региональ күргәзмә узачак: "Төзелеш, Архитектура", "Энергетика һәм энергияне саклау".

Алабугада торак фондны капиталь ремонтлау тәмамлануга якынаеп килә. Быел ул 21 йортка ясалды. 

Республика программасы кысаларында Теләче районында авыл хуҗалыгы объектларына төзелеш һәм капиталь ремонт ясау дәвам итә. 


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

"Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту" программасы буенча  Мөслим районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына 10 фатирлы йорт төзелә башлады. 

Бүген ТР Төзелеш министрылыгында министрның урынбасары Илшат Гимаев рәислегендә,ТР идарәсенең хуҗалык-җитештерү һәм икътисадый эшчәнлек төзелеш оешмаларының бердәм продуктны системалаштыру буенча, юнәлеш бирүче утырыш узды.

Бүген төзелеш объектларын, инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура буенча, бүген узган атналык киңәшмәдә, махсус икътисади зоналар ,ОЭЗ «Алабуга»да ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев җитәкчелегендә каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International