Алабуга районында йортларга капиталь ремонт ясау тәмамлана

2016 елның 29 июле, җомга

Алабугада торак фондны капиталь ремонтлау тәмамлануга якынаеп килә. Быел ул 21 йортка ясалды. 
Бу биналарда 59 төрдәге эш башкарыла. Моңа түбә ремонты, йортларның алгы өлешен яңарту, канализация, су һәм җылылык белән тәэмин итү системасын алмаштыру һ.б. керә. Шәһәрнең ике күп катлы йортында бер үк вакытта яңа лифтлар урнаштыру эше дә алып барыла. Бу хакта бүген Алабуга ТКХ һәм төзелеш департаментында әйттеләр. 

Алабугада капиталь ремонт программасы буенча быел эшләр кыш көне үк башланды. Ул чакта төзүчеләр ике кыеклы түбәләрне алыштыру буенча эш башкарды, канализация системасын яңартырга өлгерде. 
Шул рәвешле, 2016 елгы капремонт төп программа кысаларында инде ахырына якынлашып килә. Әмма кайбер күп катлы йортларда өстәмә ремонт эшләре көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International