Бүген Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәр судының яңа бинасын төзү мәйданчыгы һәм проекты белән танышты.
30 июль көнне Аксубай районында, республика программасы кысаларында, Кече Сунчелеево авылында, яңа мәдәният йорты ачылышы узды.
Буа районында республика кысаларында паркны реконструкцияләү буенча эшләр дәвам ителә. Парк территориясе төзекләндерелде, фонтаннар төзелде һәм эшли башлады, иске аллея, шулай ук балалар мәйданчыгы җиһазландырылды.
Бүген Россиянең ГТХМ кризис хәлләрдә идарә итү Милли үзәгендә, бөтенроссия селектор киңәшмәсе булып узды, анда Россиянең Төзелеш министры урынбасары Андрей Чибис - сигез Россия Федерациясе субъектларында калдыкларны аерым-аерым җыюны кертү турында игълан итте.
Казан шәһәре торак инспекциясенә 2-я Юго-Западная урамы буенча 29 йортта “Заречье” идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтелүнең канәгатьләндерерлек булмавы турында мөрәҗәгать килеп иреште.
“Бәтке коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ юридик затына карата, Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан, РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә, “дәүләт күзәтчелеген башкаручы органның законлы күрсәтмәсен үтәмәгән өчен”, административ җаваплылыкка тарту турында беркетмә төзелде, ә атап әйткәндә: РФ Хөкүмәтенең “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында” 06.05.2011 № 354 карарын бозып, Тукай районы, Түгәрәк кыр б., Гагарин ур., 9 санлы торак йортта яшәүчеләргә хезмәтләрне күрсәтүче тарафыннан кайнар су белән тәэмин итү эшләре башкарылмый.
2016 елның август аенда Татарстан Республикасында Бөтенроссия һөнәри осталык буенча "Һөнәре буенча беренче" бәйгесенең "Иң яхшы бетончы" номинациясендә республика этабы үтәчәк.
Соңгы елларда Татарстан Республикасы күп немец компанияләре белән актив рәвештә хезмәттәшлекне үстерә, шул исәптән “Сименс” компаниясе белән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Сименс” концерны вәкилләре белән очрашуда белдерде.
ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә Чистай ЗТИ тарафыннан 2016 елның 11 июленнән башлап 20 эш көне дәвамында Аксубай штп. “Аксубай штп. идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата планлы тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында гомуми мәйданы 41,7 мең квадрат метр булган 85 күпфатирлы торак йорт һәр яклап каралды.