"Һөнәре буенча беренче" һөнәри осталык конкурсы

2016 елның 2 августы, сишәмбе

2016 елның август аенда Татарстан Республикасында Бөтенроссия һөнәри осталык буенча "Һөнәре буенча беренче" бәйгесенең "Иң яхшы бетончы" номинациясендә республика этабы үтәчәк.
Конкурсның төп максаты - югары квалификацияле бетонщик хезмәтен күтәрү, аның казанышларын һәм алдынгы тәҗрибәсен тарату һәм пропагандалау.
Төп бурычлар:
- бетон эшләре белән шөгыльләнүче хезмәткәрләргә, квалификацияләрен күтәрү, ярдәм итү.
- бетонщикларның һөнәри осталыкларына карата уңай фикер күрсәтү,
- иң яхшы бетонщикларны ачыклау;

-бетончыларның хезмәт уңышлары турында хәбәр бирү;

-яшьләрне бетончы һөнәре белән кызыксындыру;

-эшчеләрне бетон эшләрен үткәргәндә җитештерү хезмәтен күтәрүдә икътисади ярышка җәлеп итү.

Бәйгенең республика этабындагы җиңүчесе Красноярскка китәчәк, анда 2016-нчы елның 19-23-нче сентябрьләрендә бәйгенең федераль этабы узачак. Федераль хэтаптагы җиңүче 300 000 мең акча күләмендә бүләк алачак, 2-нче һәм 3-нче урыннарга 200 000 мең һәм 100 000 мең акчалата бүләк тәшкил итәчәк. Җиңүчене бүләкләү Россия Федерациясенең Хөкүмате йортында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International