Буа районы паркын реконструкцияләү дәвам итә

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Буа районында республика кысаларында паркны реконструкцияләү буенча эшләр дәвам ителә. Парк территориясе төзекләндерелде, фонтаннар төзелде һәм эшли башлады, иске аллея, шулай ук балалар мәйданчыгы җиһазландырылды.

Моннан тыш, биредә гашыйклар өчен мәйданчык барлыкка килде, ул шунда ук яшь парларның яраткан урынына әверелде. Төзүчеләр тиз арада чишмәне төзекләндерү буенча эшләрне төгәлләп, җәйге театраль сәхнәне монтажлау эшләренә керешергә вәгъдә бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International