2013 елдан районыбызда республика программасы нигезендә бер-бер артлы спорт мәйданчыклары ачыла. Узган ел җирлегебездә заман таләпләренә туры китереп эшләнгән шундый җиде универсаль мәйданчык куллануга тапшырылган булса, быел аларның саны тагын бишкә артачак.
Коркачык авыл җирлегенендә Республика программасы буенча административ бинаны ремонтлау кысаларында яңа җылыту системасы куелды, иске чуен җылыту торбалары яңа радиаторга тулысынча алыштырылды. Бүгенге көндә эшчеләр бинаның эчке эшләренә керештеләр.
Төзелештә бәяне кую яхшыртыр өчен мөһим мәсьәләрнең берсе, көн күргән смет нормативларларнын актуализациясе hәм яналарны, әле бугенге көндә булмаганнарны дөньяга ашыру.
2015 елда Иске Котыш мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелде. Төзүчеләргә эш барышында мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре, авыл халкы да булышты.
Республикада бу юнәлештә эшләүче программа кысаларында, районда соңгы елларда берничә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.
Барлыгы 4,6 километр озынлык урамнарга 118 яктырту баганалары урнаштырылган. Бу урамнар региональ әһәмияте булган автомобиль юлларга карыйлар, һәм алар электр яктырту белән тәэмин ителергә тиеш.
12 июнь көнне Иске Салавыч авылында яңа күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылды. Яшьләрне мәктәп яшеннән үк спортка җәлеп итү өчен бөтен уңайлы шартларны тудыру республикада, шул исәптән, безнең районда да мөһим юнәлешләрнең берсе. Бу уңайдан Татарстанда төрле спорт объектлары төзү, авыл җирлекләрендә яшьләрнең кайсы спорт төренә күбрәк тартылуына карап, махсус шөгыльләнү мәйданчыклары булдыру – моның ачык мисалы. Күппрофильле Салавыч лицее янында алдагы елда яңа хоккей корылмасы булдырылгач, аларның уңышлары бермә-бер арткан иде. Инде менә тагын бер зур мөмкинлек – волейбол һәм баскетбол мәйданчыгы булган яңа спорт корылмасы сафка басты. Әлеге яңа корылма – Татарстан Республикасы Президенты программасы нигезендә районыбыз җирлегендә төзелгән тугызынчы мәйданчык.
Салавычлыларның шатлыгы белән уртаклашырга муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да килде. Ул: «Әлеге заманча мәйданчыклар бүген яшьләрнең, балаларның иң яраткан урыннарының берсенә әйләнде», диде. Республика Президенты программаларының халык мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарылган мондый төзелешләре авыл җирлекләрендә тормыш шартларын яхшыртуга, яшьләрне авылда калдыруга юнәлгән булуын һәм районыбызның 30 төрле дәүләт программалары үтәлешендә уңышлы катнашуын ассызыклап үтте. Район башлыгы үзенең ихлас котлауларын җиткереп, әлеге мәйданчыкларның уңышлы файдалануын, авыл яшьләренең спортта тагын да югарырак үрләр яулавын теләде. Үсеп килүче буынны спорт белән дус булырга чакырды һәм авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин белән тантаналы төстә кызыл тасманы кисте.
Алабуга районының Иске Күклек авылында спорт мәйданчыгын тантаналы төстә ачтылар. Ул республика программасы буенча төзелде.
Чүпрәле районында Иске Кәкерле авылында заманча спорт мәйданчыгы ачылды. Авыл халкы өчен истәлекле вакыйганы уртаклашырга район хакимиятеннән, мәгариф бүлегеннән кунаклар килде.
2015 елның көзендә ТР Президентының скверлар һәм парклар буенча Наталья Фишман булып киткәч, "Парклар һәм скверларны төзекләндерү" 2016 программасына кертү турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта дизайнерлар скверның проектын эшли.