2013 елдан районыбызда республика программасы нигезендә бер-бер артлы спорт мәйданчыклары ачыла. Узган ел җирлегебездә заман таләпләренә туры китереп эшләнгән шундый җиде универсаль мәйданчык куллануга тапшырылган булса, быел аларның саны тагын бишкә артачак. Республикада, шул исәптән районыбызда, халыкның тормыш рәвеше сыйфатлы булсын, тагын да яхшырсын өчен күп эшләр алып барыла, әлеге спорт мәйданчыклары төзелеше дә шуларның бер юнәлеше булып тора. Ул балаларны спортка тартуга үз өлешен кертер дип ышанып калам. Мәйданчык беркайчан да буш тормасын иде, – диде тантанада чыгыш ясап, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин. Үзенә күрә бәйрәмгә әверелгән әлеге чарага балалар да күп килгән иде. Тренажерларны да алар беренчеләрдән булып сынап карады.