Күзкәй авылында яңа спорт мәйданчыгы эшли башлады

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Республикада бу юнәлештә эшләүче программа кысаларында, районда соңгы елларда берничә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Узган ел, мәсәлән, Түбән Суыксуда һәм Яңа поселогында шундый объектлар эшли башлаган иде. Быел әле күптән түгел генә Биклән авылында яңа мәйданчык сафка басты. Әйтергә кирәк, авылларда яңа төзелеш объектларын куллануга тапшыру әле дәвам итәчәк. Тиздән Ташкичүдә 50 урынлык клуб, Аулашта фельдшер-акушерлык пункты, Түбән Суыксуда ветеринария пункты сафка басачак. Биналарны капиталь төзекләндерүгә килгәндә, Татарстан поселогында мәдәният йорты, Комсомолец поселогында, Калмаш, Новотроицкое авылларында – мәктәпләр, сигез җирлектә күпфатирлы йортлар, ике җирлектә фельдшер-акушерлык пунктлары, Иштирәк һәм Бикләндә авыл җирлекләре биналары ремонтлана. Яңа Байлар авылында су челтәре төзелә һәм реконструкцияләнә.

Җирлек башлыгы Эдуард Гәрәев та авылдашларын әлеге күңелле вакыйга белән котлады, мәйданчыкта файдалы итеп ял итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International