ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән 2016 елда юридик затларны тикшерү планы нигезендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан, гомуми мәйданы 231887,0 кв.м. булган 72 торак йортны карап, “ЦИР ЖКХ и С” МО “ЛМР” ААҖ карата тикшерү үткәрелде.

Бүген «Махаон үзәне» торак комплексын төзү проекты архитектурасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдир иттеләр. Тәкъдир итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Бүген Казан Дәүләт Ахитектура-Төзелеш Университында  "Белемле кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү үзәге белгечләре 2 курс Икътисад факультеты  студентлар өчен семинар үткәрделәр. Чарада 30 кеше катнашты.


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 31 маенда ТР Прокуратурасы белән килештерелгән, “Шеронова 23” ТМШ карата урынга чыгып үткәрелгән тикшерү барышында Болгар ш. Шеронов урамы буенча 20 санлы күпфатирлы торак йортны һәр яклап карау нәтиҗәсендә Чистай ЗТИ консультанты тарафыннан Федераль төзелеш агентлыгының 27.09.03. № 170 Карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын күпсанлы бозу очраклары ачыкланды, әйтик, фундамент күперчекләре бозылган, торак йортның цоколь өлешендә тышкы өлеше һәм кирпеч өеме җимерек, чорма һәм подвал биналары чүп-чар белән тулган, баскыч мәйданнарында тәрәзәләр һәм подъездларга керү ишекләре төзек түгел, җилләткечләрнең терәк торбалары массакүләм җимерек, электр җайланмалары тиешенчә файдаланылмый.

РФ Президенты 2016 елның  16 май көне үткәрелгән социаль-икътисади үсеш максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Комиссия Утырышында билгеләнгән Россия Федерациясе халкынына региональ һәм муниципаль идарә органнарының төзелеш, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә эшләре турында  тулы мәгълүмат бирү максатына таянып ачык мәгълүмат агентлыгы "Россия Яңалыклары" һәм"Россиянең икътисади сәясәте" журналы редакциясе РФ стратегик проектлары һәм 2016 ел субъектларының программалары буенча "Россия һәм төбәкләре" исемендәге җыелма яңалык күзәтү формалаштыра.

Татарстан Республикасы төзелеш объектларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле хезмәтне саклау өлкәсендә 430 тикшерү уздырылган, барлыгы 5 млн. 926 мең сумга 150 карар чыгарылган.   


3
июнь, 2016 ел
җомга

"Алабуга" махсус икътисади зонасында, «Гидропромжилстрой» ҖЧҖ, подряд оешмалары МИЗ СҖТ "Алабуга" ААҖ заказ бирүче һәм «Татинвестгражданпроект» ДУП проект институты белән катнашында атналык киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ю.Аляшев үткәрде.  Киңәшмә барышында махсус икътисади зонасының инженер, транспорт һәм социаль инфраструктурасының объектларында проект һәм төзелеш эшләрен оештыру сораулары каралды. 

Казанның Идел буе районындагы Сыртланова урамының 1985 елда төзелгән 20-нче номерлы күпфатирлы йортында капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән. 


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

30 май көнне идарә башлыгы республика киңәшмәсендә үткәрелгән чаралар турында хисап бирде. 2016 елның башыннан алып Татарстан республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе  һәм дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе хезмәткәрләре хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен 430 тикшерү үткәрделәр. Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 150 карар чыгарылган, гомуми суммасы - 5 млн. сум. 

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрның урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә узган очрашуларның нәтиҗәләре буенча гамәлгә ашырыла торган проектлар төзекләндерү тунындаТатарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре өчен киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International