ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгында республика оешмаларның Пермь өлкәсе оешмалары белән бәйләнешләр мөмкинлекләренә багышланган киңәшмә үтте.
“Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген башкару кагыйдәләрен бозган” өчен РФ КоАП 7.23.3 ст. 1 өлеше нигезендә Чаллы шәһәрендәге “Автозавод идарәче компаниясе” МУП карата Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, бозулар, аерым алганда, түбәндәгеләргә кагыла: күрсәтелгән идарәче компаниядә берләштерелгән диспетчерлык һәм авария хезмәтләре, шулай ук җитешсезлекләрне һәм инженерлык җайланмаларындагы төзексезлекләрне оператив рәвештә бетерүгә карата заявкаларны кабул итү һәм аларның башкарылуын исәпкә алу буенча махсус дәфтәрләр юк. Тикшерү үткәрү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Арча муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды, анда ул яңа торак йортлар һәм яңартылган район үзәк сырхауханәсен һәм балалар сәнгать мәктәбен ачу тантаналарында катнашты.
Яшел Үзән шәһәрендә Төзүчеләр проспекты буенча 19 номерлы йортка күченүчеләргә ачкычлар тапшырылды, әлеге торак йорт гражданнарны аварияле торактан күчерү буенча социаль программалар нигезендә төзелгән.
"ТР ЭББИ" ДАУ торак-коммуналь сферасындагы тарифларга экспертиза ясау тармагында Россия Федерациясе законнарның үзгәрешләре хисабы белән үзләренең шартларын тәкъдим итә:торак шартларына тарифлар хисаплый,һәм күп фатирлы йортка һәм төркемнәргә.
Чистай ЗТИ тарафыннан ТР Прокуратурасы белән килештерелгән һәм 2015 ел өчен планлаштырылган юридик затларны тикшерүләр төгәлләнде.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган ТР Министрлар Кабинеты утырышында төзелеш һәм объектларны капиталь төзекләндерү буенча 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар каралды.
Бүген,2015 елның 16 декабрендә ТКХда реформа үткәрүенә ярдәм итү фонды - дәүләт корпорациянең күзәтү советы рәисе Сергей Степашин һәм ТКХ Фонды генераль директоры Константин Цицин Татарстан Республикасында эш сәфәре белән.
Коммуналь хуҗалык һәм төзелеш колледжында "Коорупциягә каршы бул!" квест үтте.
2015 елның 16 декабрендә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында төзелешкә билгелнгән нефтехимия продукциясен җитештерү һәм куллану мәсьәләләре буенча фән-гамәли конференция үтте.Оештыручылар - Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КДАТУ).