Бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган ТР Министрлар Кабинеты утырышында төзелеш һәм объектларны капиталь төзекләндерү буенча 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар каралды. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт корпорациясе – Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, әлеге фондның генераль директоры Константин Цицин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул торак төзелешенең мөһим юнәлешләрдән булуына игътибар юнәлтеп, 2010 елдан бирле Татарстанда ел саен 2 млн 400 мең кв м торак гамәлгә кертелүен һәм моның дәүләт торак программалары кысаларында башкарылуын искәртеп үтте. Аның сүзләренчә, әлеге программалар шулай ук коммерцияле һәм шәхси торак төзелешен үстерүгә ярдәм итә. Нәтиҗәдә, 1 кешегә торак белән тәэмин ителеш күрсәткече арта – республикада бу сан 0,62 кв м тәшкил итә. Министр күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасына аерым тукталып, аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Татарстанда 2 млн 800 мең кешенең торак шартлары яхшырды, дип билгеләп узды. Ул китергән мәгълүматларга караганда, быел республиканың 42 муниципаль берәмлегендә күп фатирлы 1 мең 29 фатир капиталь төзекләндерелгән. Бу максатларга 4,73 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Киләсе елга финанслау күләме дә шул дәрәҗәдә кала һәм 4,62 млрд сум тәшкил итәчәк. Татарстанның 41 муниципаль берәмлегендә күп фатирлы 815 йортны рәткә китерү күздә тотыла. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, соңгы 8 елда программаны финанслау күләме 43 млрд 682 млн сум тәшкил иткән. Бүген республикада күп фатирлы 15 мең 454 йортның 15 мең 54ендә яшәүчеләр (97,4%) төбәк операторы хисабына акча тупласа, 400 йортта яшәүчеләр (2,6%) акчаларын махсус хисапка салып бара.
Министр торак өлешчеләре белән эш аерым игътибар һәм даими контроль таләп итә торган мәсьәләләрнең берсе булуын ассызыклап, 2008 елдан 2014 елга кадәр намуссыз йорт салучылардан зыян күргән 12 меңләп өлешчегә торак алуга ярдәм күрсәтелүен билгеләп узды. Әмма быел торак төзүче яңа компанияләр белән проблемалар килеп чыккан. Аерым алганда, "Фон" фирмасы 18 йортны төзүгә акчасыз калган. Шулай ук "Свей" фирмасы торак йорты өлешчеләренең яңа дулкыны барлыкка килгән: әлеге оешма проектта каралган 9 катлы 3 йорт урынына законсыз рәвештә 18 катлыларын сала башлаган. Хәзер бу мәсьәләне хәл итүгә хокук саклау органнары җәлеп ителгән.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Татарстанның капиталь төзекләндерү юнәлешендәге уңышлары сизелерлек, чөнки бүген бу юнәлештә эш билгеле бер дәрәҗәдә җайга салынган. Шул ук вакытта ул авария хәлендәге торак мәсьәләсенең шактый катлаулы булуына игътибарны юнәлтте. Аның фикеренчә, бу юнәлештә кабул ителгән карарлар уйланылмаган, норматив база белән ныгытылмаган.
Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне хәл итү юлы буларак Татарстанда эксперимент рәвешендә гамәлгә ашырыла торган арендалы торак яки тузган торакны социаль ипотека шартларында алмаштыруны аерып күрсәтте. “Могҗизалар булмый. Кешеләрне, без сезгә бушлай торак бирәчәкбез, дип алдарга кирәкми. Илдә аның кадәр акча юк. Бүгенге икътисади вазгыятьне исәпкә алсак, бу бөтенләй мөмкин түгел. Без авария хәлендәге торак буенча җаваплылыгыбызны аңлыйбыз һәм бу юнәлештә үз формабызны тәкъдим итәргә әзер. Ул реаль, тормышчан”, – дип ассызыклады ТР Президенты. Аның сүзләренчә, авария хәлендәге торакта яшәүчеләр дә Россия Федерациясе гражданнары, шуңа аларга ярдәм күрсәтү зарур. Әмма алар арасында да торакка, чыннан да, мохтаҗ кешеләр белән бергә, берничә фатиры булып, иминлеген тагында камилләштерергә омтылучылар да юк түгел. Рөстәм Миңнеханов, мәсьәләне, тормышы авыр шартларда калып, торакка аеруча мохтаҗ булганнар файдасына хәл итү яклы. Аның фикеренчә, төзелеш тармагындагы тагын бер кискен мәсьәлә – инженерлык инфраструктурасының халәте. – Бүген әлеге система бик начар хәлдә. Иң беренче чиратта, бу – су чистарту корылмалары, челтәрләр, җылылык чыганаклары. Бу юнәлештә тәртип урнаштырыга кирәк. Капиталь төзекләндерүдә эш ничек җайга салынса, бу өлештә дә шулай булырга тиеш. Моның өчен озак вакытка исәпләнгән инвестицион кертемнәр кирәк. Шул очракта гына әлеге система эшләячәк. Әмма шул ук вакытта федераль үзәкнең җитди ярдәменнән башка гына бер төбәк тә бу проблеманы хәл итә аламаячак”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Гомумән алганда, ул быел Татарстанда төзелеш тармагында эшнең нәтиҗәле башкарылуын, балалар бакчаларының, мәктәпләрнең, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары һ.б. объектларның күпләп төзелүен искәртеп: “Бу юнәлештә эш җайга салынган, иң мөһиме – бу динамины саклау, кешеләр уңай үзгәрешләрне күрергә тиеш”, – дип ассызыклады.
Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин билгеләп узганча, халыкны авария хәлендәге торактан күчерү буенча Татарстан – Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Гамәлгә кертелгән торакның сыйфаты буенча да республиканың башка субъектлардан уңай якка аерылып торуын ассызыклап, киләчәктә дә бу планканы төшермәскә өндәде.
Ул бүгенге вазгыятькә тукталып, кызганыч ки, икътисади кризис Россия икътисад тармакларының барысына, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалыкка да, сукты, нәтиҗәдә, төзелешләр, инвестицияләр кыскара, дип билгеләп узды. Сергей Степашин сүзләренчә, бүген авария хәлендәге торак кимеми, көннән-көн арта, шуңа бәйле рәвештә, Татарстан тарафыннан эксперимент рәвешендә файдаланыла торган арендалы торакка күчерүне хуплау һәм республиканың уңай тәҗрибәсен бөтен ил буенча җәелдерү зарур.