КДАТУда фән-гамәли конференция үтте

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

2015 елның 16 декабрендә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында төзелешкә билгелнгән нефтехимия продукциясен җитештерү һәм куллану мәсьәләләре буенча фән-гамәли конференция үтте.Оештыручылар - Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КДАТУ).

Модератор булып Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Әнварович Фәйзуллин чыкты.

Конференция эшендә КДАТУ, Уфа дәүләт нефть университеты, «БашНИИстрой» ДУП,«Татинвестгражданпроект» ДУП, «АК БАРС Девелопмент» ЧҖҖ, «Башкортостан Республикасы нефтехимэшкәртү институты» ДУП, "ТР ЭББИ" ДАУ , «Татнефть-Пресскомпозит» ЧҖҖ, «СЕРКОНС» ЧҖҖ, «Витарубикс» ЧҖҖ, «СафПласт» ЧҖҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International