ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген шәһәрнең төп архитекторы Тәлгат Хөснуллин энергетиклар һәм НГДУ «Ямашнефть» белгечләре белән мәсьәләләр рәте буенча фикер алыштылар.

5
май, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Иминлек советының чираттагы утырышын бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш Казан Кремлендә үтте, анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.
1 майда Татарстан Республикасының күпфатирлы торакларда идарә итү оешмаларын лицензия белән тәэмин итү тәмамланды. Квалификация имтиханын  уңышлы итеп 415 урындагы кеше бирде.Лицензияләр бирү өчен гаризаларны карау өчен 11 лицензия комиссиянең утырышы узды.Лицензия алу өчен 225 идарә итү оешмасы гариза тапшырды.Гаризалар карау нәтиҗәләре буенча лицензия 219 идарә итү оешмасына бирелде.

4
май, 2015 ел
дүшәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларын уздырганнан соң да ветераннар белән эшне дәвам итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

1
май, 2015 ел
җомга
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин республика халыгын 1 май бәйрәме белән котлады.

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш министрлык хезмәтчеләре Бөек Ватан сугышын үткән һәм Татарстан Республикасының төзелеш тармагына 23 ел багышлаган ветеранын котладылар.
Бүген "Алабуга" МИЗда ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе «Синергия» автокомпонентлар җитештерү буенча индустриаль паркында янгын сүндерү системасын тикшерде. 
Татарстанда “Парк һәм скверлар” республика программасы кысаларында 11 объектта эш башланды. Мондый мәгълүматны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде.
Татарстан Республикасында ДТИ (ГЖИ) мәгълүматлары буенча 2015 елның 29 апреленә 42 муниципаль районда 2 мең 652 инспекция тикшерүе уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 10 районда техникакуркынычсызлыгын бозу очраклары ачыкланган. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "2014-2017 елларга һәм 2020 ел периодына кадәр авыл территорияләрне тотрыклы итеп үстерү" ФМП программасын Татарстан Республикасында тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International