Татарстан Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыруга һәм 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогына планлы әзерлек алып бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Россия 2018» республика оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда «Россия-2018» оештыру комитеты» АКБО генераль директоры Алексей Сорокин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.