ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасында "А Плюс Парк Алабуга" индустриаль паркын карап чыкты, аны республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре озата йөрделәр.

20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
20 апрельдән 27 апрельгә кадәр Татарстанда  "Язгы киң күңел атнасы - әйбәт эшләр эстафетасы" иреклеләр акциясе башланды.
Коррупциягә каршы күрелгән чараларга карамастан, конкрет үзгәрешләр турында сөйләргә иртә әле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет утрышында хәбәр итте. «Коррупциягә каршы законнарны үтәү, бюджет акчаларын һәм дәүләт (муниципаль) милектәге мөлкәтне файдалану нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турында» гы мәсьәлә карауга кертелгән иде. Чара Казан Кремлендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек фәйзуллин,  республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, дини конфессияләр вәкилләре һәм башкалар катнашты.
2015 елның I кварталында Татарстан территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре күләме 100 млрд сум чамасы тәшкил иткән.Узган ел белән чагыштырганда, үсеш 10 процент тәшкил иткән. Бу турында ТР финанс, казначылык һәм салым органнарының республикакүләм киңәшмәсендә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Торак-коммуналь хуҗалык проблемаларын карар итү буенча гражданнарга ярдәм итү өчен Татарстан Республикасында ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге эш алып бара.Төп юнәлешләр - кайнар линия,халыкка гомуми һәм юридик сораулар буенча консультация ярдәмнәр күрсәтү.
2015 елның  21-24 апреленә кадәр ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Казанның башкарма комитеты, ТР Төзүчеләр союзы ярдәмендә "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә 20 Халыкара махсус күргәзмә "ВолгаСтройЭкспо" үтәчәк.

19
апрель, 2015 ел
якшәмбе
17 апрельдән 10 апрельгә кадәр Татарстан Республикасының вәкилләре Лиссабонда "Тормыш сыйфаты" Monocle  конференциясенә бардылар.
Делегация составында Казан ш. башкарма комитеты җитәкчесе Д. Калинкин, Казаның Киров һәм Мәскәү районнарның администрация башлыгы Д.Фаттахов,Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Президентының ярдәмчесе Н.Фишман, Я.Чаллының төп архитекторы А.Идрисов, Түбән кама башкарма комитеты төзелеш һәм архитектура идарәсе башлыгы  Э.Сиразетдинов, ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры ярдәмчесе А.Гатиятов.
Казан үзәгенең тарихи кыяфәтен саклап калу бик мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең тарихи үзәгендәге яңа төзелеш мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмәдә хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов яңа объектлар торгызу планлаштырыла торган берничә мәйданчыкта булды һәм Казан үзәгендә төзелешне чикләү турындагы карарның үтәлеше белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, төзелеш компанияләре җитәкчеләре һәм башкалар озата йөрде.

18
апрель, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасында 42 муниципаль берәмлектә 2015 ел программасы буенча 999 күп фатирлы йорттан 962сендә капиталь ремонт эшләре башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Татарстан Республикасында “Парклар һәм скверлар” программасы кысаларында өч объектта эшләр башланган: Җиңү паркы (Казан, Ямашев ур.), “Дан” скверы (Казан, Рихард Зорге ур.), “Крылья Советов” паркы (Казан, Копылов ур.). Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International