Татарстан Республикасында “Парклар һәм скверлар” программасы кысаларында өч объектта эшләр башланган

2015 елның 18 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында “Парклар һәм скверлар” программасы кысаларында өч объектта эшләр башланган: Җиңү паркы (Казан, Ямашев ур.), “Дан” скверы (Казан, Рихард Зорге ур.), “Крылья Советов” паркы (Казан, Копылов ур.). Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Ирек Фәйзуллин икәрткәнчә, 2014 елның 4 сентяберендәге Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2015 ел Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Парклар һәм скверларны төзү программасы формалаштырылды, программаны гамәлгә ашыруга акча бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары әзерләнде. Татарстан Республикасы бюджетыннан төзелеш материаллары һәм өстәмә материаллар (брусчатка, киртәләр, яктылык баганалары, кабельләр һәм башкалар) һәм проект-тикшеренү эшләренә акча бирелә. Төзелеш-монтаж эшләре, әйләнә-тирәне яшелләндерү муниципаль берәмлекләр акчасына үткәреләчәк.

Муниципаль берәмлекләр заявкалары буенча Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы тарафыннан һәр объект буенча исемлек төзелгән: парклар һәм скверлар төзелешенә адресы, мәйданы һәм кадастр номерлары билгеләнгән 163 җир кишәрлеге бүленгән, шул исәптән Татарстан Республикасы тарафыннан финансланучы 145 кишәрлек.

Татарстан Республикасы бюджетыннан тыш 18 сквер төзелеше планлаштырылган, аларның 17 – Казанда һәм берсе – Урыссуда. Бөтен муниципаль районнар да, пректларны әзерләү өчен, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына техник биремнәрне җибәргәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International