Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалык министрлыгы
Татарстанның Төзелеш Министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык тарихы
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Шәхесләр
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Тармак оешмалары
Ведомствога буйсынучы оешмалар
Министрлыкның эш төркемнәре
Эшчәнлек
Төзелеш
Төзелештә бәя кую һәм смета буенча нормага салу
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Торак-коммуналь хуҗалык
Уңайлы мохит
Коррупциягә каршы көрәш
Министрлыкта күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре
Алга таба сатуларда катнашу өчен подряд оешмаларын башлангыч сайлап алу буенча документлар
Чаралар планы.Программа һәм проектлар.Файдалы мәгълүмат
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Документлар
Дәүләт сатып алулары
Торак сәясәте
Эшчәнлекнең хокукый һәм норматив базасы
Татарстан Республикасының архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате, торак өлкәсендә һәм коммуналь хуҗалыкта 2016-2021 елларга һәм перспективада 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Видеоконференцияләргә слайдлар
Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген мәгълүмат белән тәэмин итүгә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына булышлык күрсәтүгә бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Матбугат өчен белешмәләр
Турыдан-туры трансляцияләр
ММЧ Конкурсы
Элемтәләр
Гражданнарны кабул итү
Интернет-кабул итү хезмәте
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
2015 елның I кварталында Татарстан территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре күләме 100 млрд сум чамасы тәшкил итте
2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
2015 елның I кварталында Татарстан территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре күләме 100 млрд сум чамасы тәшкил иткән.
Узган ел белән чагыштырганда, үсеш 10 процент тәшкил иткән. Бу турында
ТР финанс, казначылык һәм салым органнарының
республикакүләм киңәшмәсендә
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, I кварталда Татарстан территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре күләме 100 млрд сум чамасы тәшкил иткән. Узган ел белән чагыштырганда, үсеш 10 процент тәшкил иткән. Шулай да икътисадтагы тискәре тенденцияләр якын арада бюджет керемнәрендә чагылачак, дип саный ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Шуңа күрә республикада катгый финанс дисциплина,бюджет акчаларын нәтиҗәле сарыф итү, хезмәт хакларын һәм социаль пособиеларне вакытында түләү, ташламалы категориягә керүчеләрне дарулар белән тәэмин итү һ.б. зарур, - дип ассызыклады ул.
“Икътисади үсешкә ирешү өчен икътисадны модернизацияләү, эчке һәм тышкы инвестицияләрне җәлеп итү, кече һәм урта бизнесны үстерү буенча эшләрне дәвам итәргә кирәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан икътисадының ныклы үсешен тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планын оператив рәвештә тулыландыру һәм агымдагы вазгыять буенча үзгәртү зарур, дип ассызыклады ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
«Кемдер хәзердән үк кризисны җиңдек дип белдерә. Тынычланмагыз!» - диде, аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов.
“2015 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда салым керемнәрен арттыру тенденциясе сакланган. Узган ел белән чагыштырганда, ул 10 процентка артты, шул исәптә консолидацияләнгән бюджетка юнәлдерелгәне - 5 процент чамасы. Бу барлык бюджетлар буенча фаразланган салым керемнәрен тулы күләмдә үтәү мөмкинлеге бирде”, - дип белдерде Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин белдергәнчә, 2015 елның I кварталында Татарстанның консолиацияләнгән бюджетына 43,4 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керем кергән. Республика бюджетына 34,8 млрд сум күләмендә үз кереме мобилизацияләнгән, җирле бюджетларга - 8,6 млрд сум.
"Татар-Информ" МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Буа районының Боерган авылында ике катлы урта мәктәп бинасына капиталь ремонт ясау дәвам итә
Буа районының Боерган авылында Ленин урамындагы ике катлы урта мәктәп бинасына капиталь ремонт ясау дәвам итә. Үтәлешнең гомуми күләме 30% ка җитте.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 44 йортта 99 лифт алмаштыру планлаштырыла
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган утырышта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.
Татарстанда 96 сәламәтлек саклау объектын капиталь ремонтлауга 3,4 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
«Сәламәтлек саклау» юнәлешендә зур күләмдә эшләр башкарасы бар. Агымдагы елда тармакның 96 объектына 3,4 млрд сумнан артык ремонт ясалачак.
10
апрель, 2026 ел
Әлмәттә «Сабый» балалар бакчасына капиталь ремонт башланды
Әлмәттә төзүчеләр 23 нче номерлы катнаш төрдәге «Сабый» балалар бакчасының ике катлы бинасына капиталь ремонт ясауга кереште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз