Бүген “Казан” Халыкара аэропорты янында "WorldSkills Arena" күргәзмә үзәге капсуласын салу тантанасы булды.
Чарада вакытлыча Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, WorldSkills International (WSI) президенты Саймон Бартли, WSI техник мәсьәләләр буенча вице-президенты Стефан Прашл, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов, Казан мэры Илсур Метшин, WorldSkills Russia президенты, Россиядән WSI техник делегаты Павел Черных, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин катнашты.