Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә “Хәят Кимья” заводы ачылуында катнаштылар.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Алабуга” СПТ МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, “Хәят Холдинг” идарә рәисе урынбасары Мәхмәт Авни Кигылы, Төркия делегациясе вәкилләре, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев, башка ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.