Рөстәм Миңнеханов: Татарстан икътисады мөстәкыйль, акча эшләргә теләүче һәм эшли белә торган кешеләргә нигезләнергә тиеш

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында республика эшкуарлары белән очрашты. Очрашу ИТ-паркта узды. Анда шулай ук ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, башка республика министрлыклары һәм ведомтсволары җитәкчеләре, ,  ТР муниципалитетлары башлыклары, Татарстан бизнес даирәсе вәкилләре катнашты.
Катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан икътисады мөстәкыйль, акча эшләргә теләүче һәм эшли белә торган кешеләргә нигезләнергә тиеш. Бүген эшкуарларга икътисадта бик мөһим роль бирелә, дип ассызыклады ул.

Очрашуда без бизнес-секторны кызыксындыручы мәсьәләләр турында сөйләшергә тиеш, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, бу уңай инвестицион климат формалаштыру, административ йөкләнешне киметү һәм дәүләт органнарының ачык булуын тәэмин итү.

Бу Татарстан җитәкчелегенең эшкуарлар белән беренче очрашуы түгел, дип искәртте ул, һәм мондый аралашу форматы үзен уңай яктан күрсәтте. «Ышанам ки, башка регионнар да бездән үрнәк алачак», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Беренче сорауны Азнакай районыннан килгән эшкуар бирде. Аның сүзләренчә, банклар кредитлар буенча процент ставкаларын арттырдылар, бу Татарстанда шәхси эшкуарлык үсешенә тискәре тәэсир итә. Банклар да авыр чор кичерәләр, һәм бу чараларны кертергә алар мәҗбүр, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Шулай да әлеге вәзгыятьне яхшырту өчен барлык чаралар да башкарыла, дип әйтте ул. Әйтик, федераль үзәк процент ставкаларына субсидияләр бирүне кабул итте, бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсендә.

Татарстанда парк һәм скверлар үсеше темасы буенча Рөстәм Миңнеханов эшкуарларга ачыла торган мөмкинлекләр турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, барлык проектлар буенча да җәмәгатьчелек, кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән сөйләшүләр үткәреләчәк. «Үлән һәм эскәмияле гади генә парк булса, аңа карата кызыксыну чикләнгән була. Кешеләргә тишеле шартлар булырга тиеш: җиһазлар прокаты, эчемлекләр, азык-төлек сату», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда катнашучыларның берсе Рөстәм Миңнехановка «Стратегия-2030» кысаларында республиканың һәр муниципалитетына аерым инвестицион карта ясауны тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплады һәм республика җитәкчелеге мондый карталар булдыруга ярдәм итәчәген ассызыклады. «Һәр муниципалитетның үз потенциалы бар. Әйтик, Мамадыш районы үз Индустриаль паркын оештырмакчы була. Бу дөрес тә! Кризистан куркып торырга кирәк түгел, ә аңардан чыгу юлларын эзләргә кирәк», - дип өстәде вакытлыча ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы.

Казанның үзәгендә бизнес алып баручылар Рөстәм Миңнехановка түләүле парковкалар кертүнең шәхси бизнеска тискәре тәэсире турында сөйләделәр, 18-23 сәгатьтә эш көннәрендә һәм 10-22 сәгатьтә ял көннәрендә түләүсез парковка кертүне сорадылар. «Без шәхси автомобильләрдән бизәргә тиеш, такси һәм иҗтимагый транспортка ияләшик. Казан үзәгенә йөкләмәне киметергә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов 2015 елның беренче кварталында эшкуарлар активлыгы кимегәнен искәртте. Әмма базарда вәзгыять тигезләнә. Моннан тыш, республиканың эшкуарларга ярдәм итү чараларының берсе дә гамәлдән чыгарылмый, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. «Бүгенге көндә банклар эшен стабильләштерү мөһим, кешеләр кредит алырга куркырга тиеш түгел. Ә эре эшкуарларга хезмәткәрләрне кыскартуны башка вакытка күчерегә кирәк. Безнең илнең икътисадый нигезе яхшы, дип уйлыйм. Иң мөһиме – дөрес һәм вакытында икътисадның ярдәмгә мохтаҗ булган секторларына ярдәм итү», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International