ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2015 ел
сишәмбе
Хәзерге вакытта 38 подряд оешма 120 торакта реомнт эшләрен башкара. Капиталь ремонт программасының тормышка ашыруы - 41%.
Иртәгә Казанның "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә VI махсус күргәзмә һәм конгресс "Чиста су.Казан" үтәчәк.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Яр Чаллыда хезмәт базарына ярдәм итү мәcьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев катнашты.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республикада гомуми белем бирү системасы идарәсен модернизацияләүгә багышланган, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.Утырышта шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов GAMA (“ГАМА”) Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.

Моношәһәрләрне модернизацияләү проблемасы – Татарстан Республикасы өчен актуаль тема. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме утырышында хәбәр итте.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны эш төркеме җитәкчесе – «Үсеш банкы һәм тышкы икътисадый эшчәнлек (Внешэкономбанк)» дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары Ирина Макиева алып барды. Утырышта шулай ук «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешма, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Региональ сәнәгать сәясәте департаменты, Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Инновацияләр, граждан билгеләнешендәге сәнәгать, энергетика өлкәсендә бюджет сәясәте департаменты вәкилләре һәм ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин дә катнашты.


21
март, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, Татарстан Республикасында капиталь ремонт 42 муниципаль берәмлектәге 999 күп фатирлы йортның 658ендә башланган. 2015 елның 20 мартына торак фонды мониторингы күрсәткечләре буенча эшләр 1 млрд. 80 млн. 276 мең сумга үтәлгән, ул 22,94% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

20
март, 2015 ел
җомга
Бүген Менделеев шәһәрендә "Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча комплекс ААҖ "Аммоний" төзелеше буенча республика штаб утырышы узды.
Бүген ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында "Татарстан Республикасында торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме турында" Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде. 
Бүген ТР Дәүләт Советының V чакырылыш депутатларының 6 нчы утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International