"Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча комплекс ААҖ "Аммоний" төзелеше буенча штаб утырышы

2015 елның 20 марты, җомга
Бүген Менделеев шәһәрендә "Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча комплекс ААҖ "Аммоний" төзелеше буенча республика штаб утырышы узды.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Аляшев Ю.Л.,ААҖ "НИИК" генераль директоры О.Н.Костин ТР Президент ярдәмчесе Р.К.Сабиров, ААҖ «Аммоний» Директорлар советы Рәисе Р.С.Ханбиков,Консорциум төзелеш мәйданчылыгы җитәкчесе Х. Инокучи һәм башкалар да катнашты.
Проектны гамәлгә ашыру турында г. Хироюки Инокучи һәм ААҖ «Аммоний» капиталь төзелеш буенча директор урынбасары Г.И. Ефремов чыгыш ясадылар.
Шулай үк штаб утыршында янгынга каршы куркынычсызлыкны саклау мәсьәләләре каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International