ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның мартында РФ Хөкүмәте искергән һәм нәтиҗәсез технологияләрне файдаланудан баш тартуга, НДТ принципларына күчүгә һәм заманча технологияләрне кертүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын раслады. Хәзерге вакытта 2015-2017 елларда НДТ буенча 46 тармакара белешмә булдыруның этаплы графигын раслау турында Россия Федерациясе Хөкүмәте әмернамәсе проекты әзерләнгән.
“Питрәч-ИК” ҖЧҖ гражданнарыннан кергән мөрәҗәгатьне карап тикшерү нәтиҗәсендә үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре әлеге оешманың РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, 354 номерлы Карары белән расланган Коммуналь хезмәтләрне күрсәтү тәртибен (коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларында торак-коммуналь хезмәтләрне башкаручы турында белешмәләр юк, гражданнар тарафыннан коммуналь ресурсларны исәптә тоту җайланмалары күрсәткечләре тапшырылмаганда, аның өчен түләү хисапланмый) бозуын ачыклады, ул РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.5 ст. 1 ө. һәм 14.4 ст. 1 ө. буенча квалификацияләнүче административ хокук бозу составына керә.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев "Уңайлы мохит" дәүләт программасын тормышка ашыру вакытын озайту турындагы карарны имзалаган.Аңа кадәр программаның тормышка ашыруы 2015 елда тәмамлана иде.

27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 20 нче ноябреннән 22 ноябренә кадәр Мәскәү шәһәрендә 3 нче "Энергоэффективлык һәм энергияне саклау" ENES 2014 халыкара форум үтәчәк.Республика форумда икенче тапкыр катнашачак.
30 октябрендә 16:00 "Кояшлы шәһәр" микрорайонында арт-сквер ачылачак.Ул кечкенә архитектура формалар "АРХСТОУН" фестиваль катнашучылар проекты буенча ясалган.
Киңәшмәдә Министрылык алдында торган сораулар һәм атнага планнар каралды.
ТР Социаль-икътисади күзәтү комитет вәкилләре халык арасында коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләсе буенча сорашу үткәрделәр һәм җәмгыять үсешенең төп проблемалар арасында рейтинг төзеделәр.

25
октябрь, 2014 ел
шимбә
2014 елның 10 октябренә Татарстан Республикасында 1 млн.816 мең кв.м. торак(ел биременнән 75,7%) торак кертелде. 2013 елның дәрәҗәсенә 102% тәшкил итә. Бу турында республика киңәшмшсендә ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министр Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.Киңәшмәне бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

24
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республика буенча Суд приставлар федераль хезмәт идарәсе 27 октябреннән 27.11.2014 ноябренә кадәр торак-коммуналь түләүләрне түләттерү өчен "Айлык" үткәрергә планлаштырылгану турында хәбәр итә.
Бүген ТР Төзелеш.архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында "Казан-Арена" стадион янында Казанка елгасында яр буе урам территориясен төзекләндерү планы буенча киңәшмә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International